Татарча җырлый торган әрмән егете Аршак Алтунян кая югалган?
«Чаллыга барырга җыенам әле», - диде ул.
Татар халык җырларын оста итеп җырлаучы, Р. Ваһапов фестивале җиңүчесе Аршак Алтунян соңгы вакытларда сәхнәләрдә күренми башлады. Аны тамашачылар сагына, юксына.
Аршак Алтунян белән элемтәгә кереп, хәлләрен сораштык.
– Барысы да яхшы, җырлап яшим. Мәскәүдә эшләп кайттым. Хәзер Казанда. Чаллыда ресторанга эшкә чакыралар. Яңа ресторанда татар, рус, әрмән телләрендә җырлавымны телиләр. Якын арада Чаллыга барып кайтырга җыенам, – диде ул.
Аршак Алтунян белән әңгәмәне моннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев