Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Тукайга багышланган шигырьләр тәкъдим итәбез

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шәһәребез шагыйрьләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

Тукайга 

Тугры сүзең йөрәк каның белән 
Иман нуры кушып язылган. 
Уянырга, уйланырга өндәп, 
Рухың дәшә җиһан языннан. 
 
Үз халкыңның бәгыреннән тамган 
Вөҗданлы моң булып яшьнәдең. 
Вакыт узган саен яшәрдең дә, 
Үлемсезлек сулап яшәдең... 
 
Шәхесеңнең горур чәчәгенә 
Кундырмадың сулу төсен дә. 
Гаделлекнең син илчесе булып 
Сакланасың халкың хисендә. 
 
Тарсынганга читлек – дөньялыкны, 
Күккә җәйдең фикер колачын. 
Ераклашкан саен якынлаша 
Гүзәл гамьле илһам кояшың. 
 
Үзең туңдың… соңгы сулышкача 
Җан җылыңны бирдең халкыңа. 
Вазифаңның бөеклеген аңлап, 
Кимсетелгәннәргә хөрлек даулап, 
Күтәрелдең хаклык хакына. 
 
«Канмады үч, сынды кылыч» диеп 
Язсаң да син соңгы көчеңнән, 
Бәгырьләрне телгән күңлең кошы 
Һәр яз саен моңлы сайрап уза 
Хаклык көткән дөнья эченнән. 
 
Айрат Суфиянов

*****

Дөнья бетәр ул көн

Тукай кайтып әгәр күзен салса
Замананың кара йөзенә.
Дөнья булып, дөнья бага алмас
Шагыйренең яшьле күзенә.

«Милләтем!» дип җанын фида кылган
Тукай инде халкын танымас.
Милли моңны инде элеккечә
Дәва итеп җанга ябынмас.

Телен, илен, динен саткан кавем
«Шыр ялангач» басар каршына.
Оялмыйча: «Милләт үзен-үзе
Сатты, дияр, җитте башына!»

«Ник терелдем?!» Аһ орыр да шагыйрь,
Йөрәккәе шартлап ярылыр.
Милләт тамыры корып беткән язлар 
Шагыйрьнең дә соңгы языдыр.

Дөнья бетәр ул көн. Һәм җир шары
Күчәреннән очып чыгар да,
Кайтыр кабат: «Милләтем!» – дип янып,
Тукай шигырь язган чорларга.

Әлфия Ситдыйкова

*****

Тәкъдир

Акка да язылыр,
Кара да язылыр,
Хактан да язылыр – тәкъдир бу.
Ак биләү, изге сөт – дөньяны
Акларга, пакьләргә тәкъдим бу.
Биләүдән төшүгә – бул үксез,
Бул ялгыз, ят, сансыз, ятим бул...
Ят һәм шат яраткан раббысы –
Читлектән очканчы. Тәкьдир бу.
Салкыннан күшегеп, үчегеп,
Күчереп күчәрен вакытның,
Ут булып чәчелер юлына
Халкыңа шулкадәр тансык моң.
Бозланган җаннарны өтәр дә,
Үтәр ул чорларны – тоясың.
Сүз белән, җуелмас җыр белән
Аклар ул керләнгән дөньясын.
Актан да язылыр,
Кара да тамызыр,
Тәкъдир бу – юлдан да язылыр.
Кояшы чыгар ул берзаман,
Барыбер бездә дә яз булыр!..
Үзенә өргәннәр. Эзенә, сүзенә
Өрүче һаман да табылыр.
Әнчекләр өрсә ни,
Татарның тәкъдирен
Тукайлар яза ул барыбер.
 
Лилия Гыйбадуллина

*****
Шәһәр урамыннан чөкердәшеп 
Узып китте әби белән бабай. 
“Картым” диеп, “әү, карчыгым” диеп – 
Якын итеп, җылы итеп шулай... 
 
Узып китте әби белән онык. 
“Әйт әле син, әбекәем, шуны – 
Шүрәлеләр булганмыни? Чынлап!? 
Ә мин йөрим әкият дип уйлап...” 
 
Хыялланам бугай...Ике егет 
Узып китте тыйнак бәхәсләшеп. 
Саф татарча! Телнең тәмен белеп... 
Минем җанны телем-телем телеп... 
 
Хыялланам бугай... Ишетәм дә 
Шәһәр урамында газиз телем– 
Мөлдерәмә тулып китә күңел – 
Шатлыктанмы, гаҗизлектәнмедер?.. 
 
Юк, узгынчы түгел Тукай теле! 
Туган җирем булыр аның түре.. 
Шулай уйлап бәхетлемен кебек, 
Бәхетсезмен ...бүгенгене күреп... 

Лилия Фәттахова

*****

Очыш канаты

Тукайга

Бары чирек гасыр яшәсә дә,
Гасырларны иңли иҗаты.
Бөеклеген аның аңлар өчен
Җитми кебек очыш канаты.

Милләтемә язган зөбәрҗәт ул,
Кинәт балкып, күкләргә ашкан.
Әллә булды микән Хозыр Ильяс – 
Җәмгыятькә кереп адашкан?!

Шагыйрьләр күп, артып тора алар,
Шигырьләр дә буа буарлык.
Табылырмы икән шагыйрь – шигырь
Янәшәңә синең куярлык?!

Рәзинә Мөхияр

*****

Без – Тукайлы халык

Без – Тукайлы халык. Шагыйрь сүзе
Тылсымга тиң безнең төбәктә,
Авыл әле дә сиртмәле бишеген
Нәкъ Тукайча көйләп тибрәтә.

Нәкъ Тукайча җырлап печән чаба,
Җирен сөрә, иген үстерә,
Борчу килсә, сабыр савытында
Сагышларын моңга күчерә.

Тукай рухы безне ничә дәвер
Горур халык итеп яшәткән,
Сабыйлар да бездә «Мин –татар!» дип,
Шигырь сөйләп төшә бишектән! 

Бәллүр чишмәләрнең суын эчкән,
Моң дәрьясын кичкән милләт без,
Татар дөньясына Илһамнарны,
Зөһрәләрне биргән төбәк без.

Гасыр кичкән изге йолаларны
Зурлап яши халкым бүген дә,
Тыйнаклыгы, күркәм сабырлыгы
Авылымның нурлы йөзендә.

Без – Тукайның тугры варислары,
Туган җирен өзелеп яраткан
Җанатарлар заман иярендә,
Шуңа көчле безнең ил-Ватан!

Без – Тукайлы халык! Шагыйрь сүзе
Һәр төбәктә, һәрбер йөрәктә.
Авыл әле дә сиртмәле бишеген
Нәкъ Тукайча көйләп тибрәтә...

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

2

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев