Винарис Илъегет: «Лилиямнең кулын сорадым. Тик...»
Җырчы Винарис Илъегет тормышында иң дулкынландыргыч мизгелләре. Ул кәләше, җырчы Лилия Хәмитованың кулын сорар өчен Арчага кайткан.
– Минем өчен бу бик мөһим көн. Мин беренче тапкыр, йөргән кызымның кулын сорарга дип, аның иң якын кешеләре янына кайтып барам. Янәшәмдә – дусларым. Иң кызганычы, минем шатлыгымны уртаклашыр өчен минем әнием юк... Әтием дә, әнием дә минем өчен бик шатланырлар иде! Чөнки алар икесе дә Лилиямне хөрмәт итте, яратты. Без бит Лилия белән 20 елдан артык бер-беребез белән дус булып йөргән кешеләр, – дип сөйли Винарис социаль челтәрләрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев