Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Яңа 2022нче – Юлбарыс елын ничек каршыларга?

Киләсе 2022 ел – Су Юлбарысы канаты астында узачак. Кытай календаре буенча Яңа зәңгәр Су Юлбарысы елы 2022 елның 4 февралендә гена бәйрәм ителәчәк. Ел хуҗасының төп сыйфатлары нинди соң? – активлык; – максатчанлык; – зирәклек; – кызыксынучанлык; – үзгәлек.

Яңарыш һәм үзгәрешләр. Юлбарыс елы барлык тормыш өлкәләрендә дә ниндидер яңарыш алып киләчәк. Әгәр дә сез эшне алыштырырга, яраткан кешегезне табарга, башка шәһәргә күчәргә, яраткан эшегез белән шөгыльләнергә теләсәгез – бу нәкъ сезнең ел булачак. Ләкин ел уңышка ирешү өчен, шулай ук сезгә булышыр өчен күп көч куйса да, сезгә бер дә кул кушырып утырырга ярамый. Сезгә максатыгызны дөрес итеп билгеләп, план төзеп, шуңа таба атларга кирәк. 
Су стихиясенең йогынтысы. 2022 ел Су Юлбарысы елы булганлыктан, бу чорда су белән бәйле булган бөтен нәрсә актуаль була: аңа иҗат та, аралашу да, сәүдә дә, мәгълүмат процесслары да керә. Су – ул агым, шуңа күрә 2022 ел үзгәрешләрне һәм тормышның яңа агымын билгеләр өчен бик уңышлы булачак. Әгәр сез күптән үз тормышыгызны үзгәртергә теләгән булсагыз, киләсе елда моның белән шөгыльләнергә кирәк. 
Файдалы гадәтләр. Яңа гадәтләр булдыру өчен – бик уңай вакыт. Әгәр дә сез яңа шәһәргә яки илгә күченү кебек кардиналь үзгәрешләрне теләмәсәгез, үз тормышыгызны аз гына булса да үзгәртегез – көндәлек стилегезне алыштырыгыз, ниндидер яңа һөнәр үзләштерергә укыгыз (мәсәлән, машина йөртү курсларын узыгыз, автомобиль сатып алыгыз), фатирда ремонт ясагыз, башка мебель сатып алыгыз, биюгә яки фитнеска йөри башлагыз, сәяхәт итегез һәм башкалар.
Стиль һәм матурлык. Исегездә тотыгыз: Юлбарыс елында, һичшиксез, үзегезнең тышкы кыяфәтегезгә игътибар итәргә кирәк. Ел хуҗасы тышкы матурлыкны ярата. Шуңа күрә үз образыгыз өстендә җентекләп эшләргә һәм үз стилегезне булдыру белән шөгыльләнергә кирәк. 
Мәхәббәт һәм гаилә. 2022 елның иң төп уңай мизгелләренең берсе – мәхәббәт өлкәсендә уңышка ирешеп булачак. Ялгыз кешеләр үзләренең сөйгән ярларын таба һәм никахта бәхетле гомер кичерәчәк. Ел хуҗасы үзе белән ихлас хисләр һәм дәртле романнар алып киләчәк. 
Гаилә мөнәсәбәтләрен үстерү һәм яхшырту файдалы булачак – мәсәлән, туганнар белән ешрак очрашырга, бөтен гаилә белән сәфәргә, шәһәр читенә йөрергә, файдалы да, кызыклы да вакыт уздырырга. Гомумән, гаиләне берләштерү өчен барысын да эшләргә кирәк. 
2022 ел искиткеч булырга вәгъдә итә. Ул эчпошыргыч һәм бертөрле дә булмаячак. Ел азагында, мөгаен, булган вакыйгалардан бик күп уңай тәэсирләр һәм хис-кичерешләр калыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт