Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Яшь җырчы Гөлназ Асаевага операция булган

Табиблар аңарда шеш тапканнар.

Моңлы тавышы белән тамашачыларның мәхәббәтен яуларга өлгергән Гөлназ Асаева гаиләсендә күңелсез хәл булган. Казанның бер хастаханәсендә Гөлназга операция ясаганнар.  Бу хакта ул телеграмма каналында хәбәр итте.

«Клиникага барам, нигәдер, нык борчылам. Шулай да җитди нәрсә барлыгын тоям. Бәлки, алай да булмас, тик шулай да... эчке тоемлау мине алдамый, - ди ул.
Табиблар яшь әнидә шеш тапканнар. Аллаһка шөкер,  операция уңышлы узган. «Н аркоздан айнып киләм. Ә мин үлермен дип бик курыккан идем», – ди ул операциядән соң.

Медицина тикшерүе аңарда анемия һәм йөрәк чирен дә ачыклаган.

Узгынчы чирләрне үткәреп җибәрергә Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирсен. Вилдан белән Динәне пар канатлы гаиләдә, бәхеттә үстерегез, Гөлназ. Без синең савыгуыңны һәм матур җырларыңны көтәбез.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес