Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Яшьләр кайда икән?

Мин эшли торган оешма шактый ерак: шәһәр буйлап озак барасы. “Газель” белән йөрибез. Шоферларның күбесе олы яшьтә. Ә бит картлык үзенекен итә, ыгы-зыгылы юлда кайсысының игътибары да җитеп бетмәве бар.

Пассажирларга билетны да үзләре сата. Моннан тыш, өлкән кешене йөрәк өянәге тотмас дип кем ышанып әйтә ала? Андый аяныч хәлләр турында ишетелгәләп тора бит. Бу эшкә яшьләр алынмый микән әллә? Әллә пенсиягә чыгу яше арту сәбәпле һаман да эшләргә мәҗбүр микән әлеге өлкән абыйлар? Белмим. Шулай да миңа кирәкле “Газель” килеп туктагач, иң элек руль артында утыручыга күз төшерәм. Бик олы күренсә, утырмыйм, үткәреп җибәрәм. Сакланганны Аллаһ саклар диләр бит.

Динара.

Фото: smartik.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатлар хатларда тормыш