Җырчы Гөлдания Хәйруллина зур сөенече белән уртаклашты
Шоу-бизнес

Җырчы Гөлдания Хәйруллина зур сөенече белән уртаклашты

Татарстанның атказанган артисты Гөл­да­ния Хәй­рул­ли­на белән сөйләштек.

- Бу җәй барыбыз өчен дә бик кызу булды. Без пандемиядән соң, Сабантуйларда рәхәтләнеп җырладык. Тамашчыларга матур җырларыбызны бүләк иттек. “Мәйдан” каналында җырлар яздырдык. “Мәхәббәт язлары”, “Кайтам туган авылыма” җырларын телевизордан карап булачак.
Тагын бер зур сөенечем бар: оныгым Радмир туды. Алар белән җырлый-җырлый җәй узып бара.
Бу җәйдә композитор, музыкант Рөстәм Хәйруллин истәлегенә китап чыгар дигән өмет белән яшим. Аны көтүчеләр бик күп, - дип сөйләде җырчы.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


йолдызлар тормышы

Нет комментариев