Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Лилия Муллагалиева җәйне авылда гына үткәрергә планлаштыра

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева җәйне авылда үткәреп, көзгә диңгез буена барырга җыена.

Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты: "Җәйне балалар, дуслар белән бергә үзебездә һәм авылда үткәреребез дип уйлыйм. Татарстаныбызда да ял итәр өчен менә дигән урыннар җитәрлек бит. Шушы көннәрдә иҗатташ дусларым белән Иделдә яхтада йөздек әле. Ишек алдында бассейныбыз бар. Балалар да, үзебез дә шунда рәхәтләнеп йөзәбез.

Актаныш районы Зөбәер авылында яшәүче әти-әниебез янына да кайтабыз, Аллаһы боерса. Туган нигезебездә кадерле кешеләребез исән-сау булганда авылга ешрак кайтырга кирәк дип саныйм. Көзгә бәлки берәр кая диңгезгә дә барырбыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы