Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Марат Яруллинга – күркә

Мәскәүдә яшәп, иҗат итүче җырчы Марат Яруллинның  Татарстандагы гастрольләре дәвам итә. Ул тәүге концертлары белән Чаллы, Казан, Түбән Кама тамашачыларын сөендереп өлгерде инде.

Аның чыгышын һәр җирдә яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр. Хәтта бүләкләр белән дә сөендерделәр. Мисал өчен, Казандагы концертында «ут хатын» (социаль челтәрдәге кушаматы) күркә бүләк итте. «Аны табу өчен ярты Казанны аякка бастырдым», – диде блогер Гүзәл Хөснетдинова.

Концертларның махсус кунагы – популяр җырчы һәм композитор Илмира Нәгыймова. Ул Марат белән күпләр яратып өлгергән «Соңгы бию» җырын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илмира Нәгыймова шоу бизнес