Җырчы Рафис Калимуллинның җәе кызу эш өсте белән уза
Шоу-бизнес

Җырчы Рафис Калимуллинның җәе кызу эш өсте белән уза

Бәй­рәм­нәр алып ба­ру­чы Рафис Калимуллин белән телефон аша элемтәгә кердек.

- Мәҗлесләр бик күп бу җәйдә, кызу эш өсте минем. Яңа җырлар яздым, әле аларны халык ишетмәде. Көз көне узачак концертларымда тәкъдим итәчәкмен. Әлбәттә, илдәге вәзгыять кабат аларны үткәрүгә каршы төшмәсә. Аның каравы, чикләүләр булгач, буш вакытны күпчелек гаилә белән үткәрә башладык. Табигатьтә, паркларда йөрибез.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


йолдызлар тормышы

Нет комментариев