Җырчы Әнвәр Нургалиев бәлага юлыккан
Шоу-бизнес

Җырчы Әнвәр Нургалиев бәлага юлыккан

Нәтиҗәдә 10 декабрьдә булачак концертын билгесез вакытка күчерергә туры килгән.

Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев гастрольгә барганда күңелсез хәлгә очраган. Нәтиҗәдә 10 декабрьдә Азнакайда булачак концертын билгесез вакытка күчерергә туры килгән.

«Азнакайда концерт куярга җыенган идек. Каты салкында машиналар кабынмады. Әле без ремонтлыйбыз, автобусның миче дә ватылды. Кызганыч, Азнакайда концерт булмый. Аны башка көнгә күчерәбез. Алдан хәбәр итәрбез. Бик күңелсез хәлләр... Гафу үтенәбез! Шулай килеп чыкты! Дөньяда төрле хәлләр була шул!» – диде Әнвәр Нургалиев үзенең социаль челтәрдәге битендә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Илсөя Бәдретдинова Шоубизнес Анвар Нургалиев Фирдус Тямаев

Нет комментариев