Җырчы үзе хәбәр итте.
Татарстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев гаиләсенә кайгы килде.
"2021 елның 17 январында әтиебез китеп барган иде. Бүген Дианабызның әтисе, Рәшит җизни вафат булды", - диде ул.
Җырчының яраткан җизнәсе моннан берничә ел элек инсульт кичергән иде.
Аларның бердәнбер кызлары блогер Диана 2023 елның 9 маенда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булды.
Аның өч баласын әти-әнисе тәрбияли иде. Инде әтисе дә мәрхүм булды.
Фото скриншот
Нет комментариев