Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Гөлзада кияүгә чыкты

Никах мәҗлесендә кемнәр булган?

ТР Халык артисты Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләүче Гөлзада Шакирҗанова җырчы, алып баручы Илгиз Хәсәншинга кияүгә чыкты.

Җырчы бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итте. 

Башта Казанның бер мәчетендә никах,  аннары тантаналар залында яшьләрнең мәҗлесе үткән.

Гөлзада Шакирҗанова – Сарман районы Сарайлы авылы кызы. Көчле тавышы, моңлы Гөлзаданы тамашачы Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгәндә белә башлады. Фирдүс белән 5 ел эшләгәннән соң, ул Салават Фәтхетдинов төркеменә күчте.

Илгиз Хәсәншин  Самара өлкәсе Камышлы районындагы Яңа Усман авылында туып үскән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Салават Фәтхетдинов төркемендә укыган. «Китәм, димә, барып кайт», «Санама син, кәккүк, гомеремне», «Солдат булып китеп барышы» кебек популяр җырлары бар. Соңгы елларда алып баручы буларак та танылды.

Илгиз белән Гөлзаданың гаилә бәйрәменә Рифат Зарипов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Эльмира һәм  Рафил Җәләлиевлар килгән. 

Фото социаль челтәрләрдән алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фирдүс Тямаев Салават Фәтхетдинов