Җырчы Иркәнең сөенече бар
Шоу-бизнес

Җырчы Иркәнең сөенече бар

Аның кадерле кешесе ялга кайткан.

Татарстанның атканган артисты Иркәнең тормышында күңелле вакыйга булган.

Аның ире Артур кыска вакытлы ялга кайткан. 

Җырчы бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итте:

– Без Айсылу белән икәү генә. Артурым кайтты. Ул кечкенә кызларыбыз белән ялга китте. Артур шәхси тормышны интернетка чыгаруны яратмый. Кайтуын әйтергә, куярга кушмады.  Анда мин генә түгел бит, күп кеше шунда, ди. Аның башкалардан аерлып торасы  килми. Диңгез буенда ял итәләр. Балалар бик канәгать, Артур үзе дә бик бәхетле. Безнең барысы да әйбәт, Аллаһка шөкер. Мин тормыштан бик канәгать», – ди Иркә социаль челтәрдә.


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


МАХСУС хәрби операция Иркә

Нет комментариев