Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановага ни булган?
Зур бүләк биргәннәр.
Чаллыда туып-үскән җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың тормышында шатлыклы вакыйга булды.
«Бүген миңа Башкортостан башлыгы Радий Хәбиров Указы буенча Башкортостан республикасының атказнган артисты дигән мактаулы исем бирелде», – дип хәбәр итте ул үзенең социаль челтәрендә.
«Бу – безнең уртак бүләгебез», – дип Ландыш Нигъмәтҗанова тамашачыларына рәхмәт белдерде. Хәзер ул Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты булды.
Фотолар Ландыш Нигъмәтҗановадан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев