Җырчы Лилия Хәйруллина кая югалган?
Шоу-бизнес

Җырчы Лилия Хәйруллина кая югалган?

«Тормышымда авыр хәлләр булды», – ди ул.

Соңгы вакытларда Лилия Хәйруллина социаль челтәрләрдә күренми башлады. Язылучылары аны югалтты, борчыла башлады. 

Берничә ай элек ул Аргентинага киткән иде. Нинди максат белән икәнен кайткач сөйләрмен дип вәгъдә итте. Аллаһ боерса, майда кайтырга җыена.

– Минем тормышымда катлаулы хәлләр булды. Шуңа күрә социаль челтәрләргә дә чыга алмадым. Миңа битараф булмавыгыз өчен рәхмәт. 
Мин беркайчан да тышкы кыяфәтемә мондагы кебек битараф булмадым. Бу ил шопинг өчен түгел. Нормаль кием юк, барсы да кыйммәт. Бренд киемнәр кигән кешене бик сирәк очратасың. Куркынычсызлыгың өчен кешеләрнең игътибарын үзеңә җәлеп итмәвең хәерле. Күптән түгел «Lous Vuitton» сумкасы белән кафеда йөргән күршемне талаганнар. Мин бу илгә тарихи һәм кризис вакытында килеп эләктем, – ди ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Гөлдания Хәйруллина Лилия Хәйруллина

Нет комментариев