Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Ринат Рахматуллин өйләнергә җыена

«Зурлап туйлар уздырып тормабыз, мөгаен. Йөргән кызым да иң якын туганнарны, дусларны гына җыеп, никах мәҗлесе үткәрү яклы».

Ринат Рахматуллин, «Интертат» татар сайтына, үзен һәм иҗатын тулысынча аңлый торган яшь кыз белән очрашып йөрүе хакында сөйләгән иде. Җырчы башына инде өйләнү турындагы уйлар да керүе хакында әйткән.

"Андый истәлекле вакыйгалар ямьле җәй көннәрендә матур уза. Алдан кычкырган күкенең башы авырта дип, бөтенесен алдан сөйләп тә бетерәсем килми. Ләкин, җәйгә никах укытырбыз, дигән ниятем бар. Өйләнешкән очракта, зурлап туйлар уздырып тормабыз, мөгаен. Йөргән кызым да иң якын туганнарны, дусларны гына җыеп, никах мәҗлесе үткәрү яклы. Аның якыннары белән дә таныштым, даими аралашып торабыз. Яшем 53кә якынлашса да, үземне бер дә андый яшьтә дип тоймыйм. Энергиям күп. Туйлар, юбилейлар, корпоративларда чыгышлар ясыйм. Шуның өстенә бөтен татар дискотекаларына чакырып торалар. Әле менә кичә генә дә Мәскәүдән татар «вечеринка»сыннан кайтып төштек", - дип сөйләгән җырчы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес