Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовны хатыны шаккаттырган

«Үз бүләгенә Тәтишка сүз әйтми», -дигән ул.

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира - Тәтишка иренә сюрпризлар ясарга ярата.

Ул иренең Казанда узган туган көн концертында җырчыга тагын көтелмәгән бүләк ясаган – гармун бүләк иткән.

«Тәтишка! Хыяллар чынга аша. Хатын шаккатыра белә инде минем. Башта «бүләксез калдым» дип шаккаттым, аннары – бүләкнең үзеннән.

Бу постны да соңлап кына куям, чөнки буш вакыт килеп чыгу белән шыңгыр-мыңгыр гармун тартам, түзсен генә күршеләр. Үз бүләге булгач, Тәтишка да сүз әйтми. 

Ярар, бераз шомаргач, минем йорт яныннан узып барганда «Бу моң кайдан агыла икән?» дип гаҗәпләнмәгез. Ул мин булырмын», – дип язган ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу шоу бизнес

2
X