Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина: «Ришат Фазлыйәхмәтов акча түләми иде»

Шулай да Зөлфирә аңа рәхмәтле.

Бүгенге көндә хатын-кыз җырчылар арасында иң көчле тавшлы җырчыларның берсе Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова хыялыңа тугры булып, бу юлдан тайпылмыйча, кеше башыннан йөреп түгел, тамашачыларны яратсаң гына уңышка ирешеп була, дип  белдерде.

Һәм бүгенге уңышлары өчен кемнәргә рәхмәтле булуын телевизион тапшыруда әйтте. 

– Мин – артистларда (Рифат Зарипов, Ришат Фазлыйәхмәтов) җырлап, үз тамашачымны булдырган кеше. Иң беренчеләрен «иң рәхәт гастрольләр» дип искә алам.
Ришат Фазлыйәхмәтов төркемендә йөргән идем. Кайбер концертлардан безгә Ришат түләми дә иде. Минем Ришатны гаепләп әйтүем түгел. Халык аз килә иде, ул – артист, аңа акча эшләргә кирәк. Безнең бервакытта да Ришаттан акча сораган булмады. Кайвакыт 500 сум түли иде. Әмма мин Ришатка шушы гастрольләр өчен рәхмәтле. Төркемдә күпме егетләр арасында мин бер хатын-кыз идем, миңа хатын-кызга буларак түгел, җырчыга буларак игътибар зур иде. Ришат җырлый белә торган кешене шундый хөрмәтли иде. Шушы төркемдә йөргәндә күпме кеше белән таныштым, күпме тамашачылар белән күпер салдым, – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ришат Фазлиахметов Алмаз Мирзаянов Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова