Җырчыны махсус хәрби операциядәге ире котлаган
Шоу-бизнес

Җырчыны махсус хәрби операциядәге ире котлаган

«Син безгә кирәк», - дигән Иркә.

Шушы көннәрдә җырчы Иркә белән ире Артурның никах көне булган.

Шул уңайдан  махсус хәрби операциядәге ире хатынына чәчәк бәйләме җибәргән. 

«Никах көне белән, бәгърем! Яратам!» – дип язылган чәчәк бәйләмендәге открыткага.

Әлеге вакыйга белән Иркә социаль челтәрдәге битендә уртаклашты.

 Җырчы кадерлесенә: «Бик көтәбез сине, син кирәк… Рәхмәт, җаным», – дип язган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес Иркә

Нет комментариев