Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның зур сөенече бар
Шоу-бизнес

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның зур сөенече бар

Аларның икенче балалары туды.

Татар эстрадасында популяр гаилә – Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Аларның икенче кызлары туды. Бәләкәчкә Гүзәл дип исем кушканнар, бу хакта Алмаз үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

«Аллаһыбызга мең шөкер, икенче кызыбызны да өйгә алып кайтабыз бүген! Гаиләбезгә рәхим ит, Мирзаянова Гүзәл Алмазовна! Барлык котлауларыгыз өчен зур рәхмәт! Барлык табибларга, Вадим Владимирович Захаровка, Рәмзия Гомәровнага, шәфкать туташларына, 1нче номерлы роддомның барча хезмәткәрләренә зур рәхмәт! Һәрвакыт янәшә булган якыннарыбызга һәм, әлбәттә, Зөлфирәмә бик-бик зур рәхмәт! Сәламәт булыйк! Гаиләләребез имин булсын! Ил-көннәребезгә тынычлык бирсен Аллаһыбыз!» – дип язган ул.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Бала табу Алмаз Мирзаянов Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова

Нет комментариев