Сатып алган җир участогына күрше аша гына керә алам
Адвокат киңәше

Сатып алган җир участогына күрше аша гына керә алам

Нишләргә?

Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.
Сорау:
– Җир участогын сатып алганда тикшереп тормадым, ә ул башка участоклар белән уратып алынган булып чыкты, йортыма яки гомуми юлга чыгар өчен күрше участогы аша үтәргә кирәк. Нишләргә икәнен әйтә алмассызмы?
Җавап:
– Сезгә хосусый сервитут урнаштырып карарга кирәк, чөнки чит кешенең җир участогыннан билгеле бер чикләрдә файдалану хокукыннан башка сез үзегезнекен тиешенчә куллана алмаячаксыз.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юрист

Нет комментариев