Үги әти мыскыл итә. Нишләргә?
«Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.
Сорау.
«Миңа 35 яшь, кияүдә түгел, берүзем яшим. Әниемнең икенче ире, ягъни үги әтием, минем шәхси тормышыма кысыла, мине мыскыл итә, башкалар янында акыра. Аның моңа хакы бармы?»
Җавап.
«Сез инде балигь булган яшьтә, шуңа сезнең әти-әниегезнең дә, үги әтиегезнең сезне тәрбияләргә хокукы юк. Үги әтиегезнең сезне мыскылларга яки акырырга хакы юк. Сез аңа зарланып тиешле органнарга гариза яза аласыз. Мыскыллаган яки әдәп кагыйдәләренә каршы килгән формада башка кешенең намусын һәм дәрәҗәсен төшергән өчен гражданнарга 3тән алып 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 30 меңнән – 50 меңгә кадәр, юридик затларга 100 сумнан 200 мең сумга кадәр административ штраф каралган».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев