Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәрдә үтәчәк чаралар

Гүзәлләрнең гүзәле

Ха­тын-кыз­лар ара­сын­да үт­кә­ре­лә тор­ган ма­тур­лык бәй­ге­лә­ре та­тар хал­кы өчен күп ел­лар бу­е­на ят кү­ре­неш бу­лып кил­де. Хал­кы­быз тыш­кы гү­зәл­лек­кә ка­ра­ган­да тый­нак­лык, ата-ана­ны хөр­мәт итү, ты­рыш һәм эш­чән бу­лу ке­бек сый­фат­лар­ны өс­тен күр­де. "Ма­тур­лык туй­да гы­на ки­рәк ул" ди­гән әй­тем дә шу­ны рас­лау­чы бер ми­сал ке­бек. Әм­ма, за­ма­на шау­кы­мы­на ия­реп, без...

Соң­гы­сы әле күп­тән тү­гел ге­нә - 2 июнь көн­не, шә­һә­ре­без­нең Са­ра Са­ды­ко­ва кон­церт­лар за­лын­да, зур та­ма­ша рә­ве­шен­дә үт­кә­рел­де. Бәй­рәм гү­зә­ле бу­лып Яр Чал­лы пе­да­го­гия көл­ли­я­те­нең сту­ден­ты Фән­зи­лә Җә­ми­ло­ва бил­ге­лән­де. Әм­ма "Са­бан­ туе гү­зә­ле - 2016" ка­ра­ган­нан соң, нин­ди­дер бер аң­ла­шыл­мау­чан­лык хи­се кал­ды. Бәй­ге­нең сце­на­рий өле­ше дә, но­ми­на­ци­я­ләр­дә җи­ңү­че­ләр исе­мен бил­ге­ләү рә­ве­ше дә күп ке­нә со­рау­лар кал­дыр­ды...

"Са­бан ­туе гү­зә­ле" бәй­ге­се Яр Чал­лы­да бе­рен­че тап­кыр 1993 ел­да үт­кә­ре­лә. Ул, шә­һә­ре­без­нең ма­тур йо­ла­сы­на әй­лә­неп, ел са­ен, Са­бан ­туе бәй­рә­ме ал­дын­нан уз­ды­ры­ла баш­лый. Бәй­ге­дә, га­дәт­тә, 17 - 25 яшь­лек, та­тар те­лен ка­мил бе­лү­че кыз­лар кат­на­ша. Алар "сә­лам­ләү", иҗа­ди "өй эш­лә­рен" һәм кич­ке күл­мәк­ләр­дә чы­гыш­ла­рын әзер­ләп, та­ма­ша­чы­лар һәм жю­ри әгъ­за­ла­ры кар­шын­да үз­лә­рен күр­сә­тә­ләр. Һәр ел­ның бәй­ге­се бил­ге­ле бер те­ма­га ба­гыш­ла­на. Мә­сә­лән, бы­ел­гы "Са­бан ­туе гү­зә­ле - 2016" да бө­ек ша­гый­ре­без Габ­дул­ла Ту­кай­ны ис­кә алып, аның иҗа­тын зур­ла­ды­лар. Бәй­ге­нең 23 ел­лык та­ри­хын­да ан­да бар­лы­гы 750 гә якын кыз кат­наш­ты.

Бы­ел гү­зәл­ләр яры­шын­да кат­на­шу­га 28 кыз га­ри­за бир­гән бул­ган. Алар­ның ни­ба­ры уны­сы гы­на фи­нал­га чык­ты. Алар: Ай­сы­лу Вә­ли­е­ва - А.Н. Ту­по­лев исе­мен­дә­ге Ка­зан мил­ли тик­ше­ре­нү тех­ник уни­вер­си­те­ты­ның Яр Чал­лы шә­һә­рен­дә­ге фи­ли­а­лы­ның сту­ден­ты, Алия Га­таул­ли­на - Ка­зан (Идел буе) фе­де­раль уни­вер­си­те­ты­ның Яр Чал­лы шә­һә­рен­дә­ге фи­ли­а­лы сту­ден­ты, Юлия За­ри­по­ва - Яр Чал­лы электр чел­тәр­лә­ре ААҖ "Се­те­вая ком­па­ния" бел­ге­че, Фән­зи­лә Җә­ми­ло­ва - Яр Чал­лы пе­да­го­гия көл­ли­я­те­нең сту­ден­ты, Ру­зи­ля Би­ко­ва - Ала­бу­га мә­дә­ни­ят һәм сән­гать көл­ли­я­те сту­ден­ты, Ди­ләф­рүз Мул­ла­я­но­ва - Ка­зан (Идел буе) фе­де­раль уни­вер­си­те­ты­ның (му­зы­ка фа­куль­те­ты) сту­ден­ты, Ми­лә­ү­шә Ра­зо­ва - Ала­бу­га мә­дә­ни­ят һәм сән­гать көл­ли­я­те сту­ден­ты, Гү­зәл Җи­һан­ши­на - Яр Чал­лы дә­ү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты сту­ден­ты, Ру­мия Әх­мә­дул­ли­на - Яр Чал­лы ме­ди­ци­на көл­ли­я­те сту­ден­ты, Ләй­лә Әсә­дул­ли­на - "Бол­гар" бию те­ат­ры ар­тис­ты. Кыз­лар чын­нан да бик ма­тур иде­ләр. Алар ара­сын­да сту­дент­лар да, шә­һә­ре­без­нең оеш­ма­ла­рын­да эш­лә­ү­че бел­геч­ләр дә бар. Әм­ма алар­ның та­лант­ла­рын, кыз­га­ныч­ка кар­шы, оеш­ты­рыл­ган та­ма­ша­да кү­реп бул­ма­ды. "Өй эшен­дә" әзер­лән­гән но­мер­лар фи­нал­да та­ма­ша­чы­лар­га анык кы­на тәкъ­дим ител­мә­де. Бәй­ге­нең сал­лы өле­шен кат­на­шу­чы кыз­лар­ның кү­мәк би­ю­лә­ре ге­нә һәм ча­кы­рыл­ган ар­тист­лар­ның - Ләй­сән Са­фи­на, Ил­нур Го­мә­ров, Ни­яз Ха­мат­шин чы­гыш­ла­ры алып тор­ды. Әй­тер­сең, бу бәй­ге тү­гел, ә нин­ди­дер иҗат ки­чә­се. Ан­дый ча­ра­да кем­нең нин­ди исем­гә ла­ек бу­лу­ын ни­чек бе­леп бу­ла ми­кән?! "Сә­лам­ләү" не дә, ми­ңа кал­са, га­ди фо­то­су­рәт­ләр­не күр­сә­тү­гә ге­нә кал­дыр­мый­ча, иҗа­ди­рак ясар­га мөм­кин иде. Әгәр дә кыз­лар үз­лә­ре сәх­нә­гә чы­гып, уку­ла­рын­да, эш­лә­рен­дә яки иҗат­ла­рын­да иреш­кән ка­за­ныш­ла­ры бе­лән мөс­тә­кыйль та­ныш­тыр­са­лар, алар та­ма­ша­чы­лар хә­те­рен­дә ныг­рак ис­тә ка­лыр­лар иде. Гү­зәл­ләр­нең кич­ке күл­мәк­ләр­не ки­еп әзер­лә­гән чы­гыш­ла­ры гы­на зал та­ра­фын­нан ае­ру­ча җы­лы ка­бул ител­де. Бер­сен­нән-бер­се ма­тур күл­мәк-кал­фак­лар бәй­ге­дә кат­на­шу­чы кыз­лар­ның зи­фа буй­ла­рын, тал чы­бы­гы­дай бил­лә­рен, за­ман­ча ту­таш­лар бул­га­нын ас­сы­зык­лар­га яр­дәм ит­те. Хәт­та та­ма­ша­дан соң да, урам­да, ха­лык ара­сын­да ма­тур күл­мәк­ләр ту­рын­да сүз­ләр тын­ма­ды.

Бәй­ге­нең сце­на­рий өле­шен­дә дә шак­тый гы­на "кы­тыр­шы­лык­лар" си­зел­де. "Са­бан­ туе гү­зә­ле" Ту­кай иҗа­ты­на ба­гыш­лан­са да, ан­да бө­ек ша­гый­ре­без иҗа­ты­на ка­гы­лыш­лы бул­ма­ган Та­һир-Зөһ­рә мә­хәб­бә­те үзәк­кә чык­ты. Га­шыйк­лар сю­же­ты ли­ни­я­сен­дә дә кис­кен бо­ры­лыш­лар кү­зә­тел­де. Мә­сә­лән, Зөһ­рә кыз­ның ай­га ме­неп кит­кән­нән соң, ан­нан төш­кәч, Та­һир бе­лән ни рә­веш­ле ка­вы­шуы бик үк аң­ла­шыл­ма­ды. Та­һир­ның, сөй­гә­нен югалт­кан­нан соң, ни­ләр ки­чер­гә­не, го­му­мән, ка­раң­гы кал­ды. Әй­тер­сең, ул мо­ны сиз­мә­гән дә.

Бәй­ге­нең ким­че­лек­лә­ре ту­рын­да күп әй­тел­сә дә, аның уңай як­ла­рын да бил­ге­ләп кит­ми­чә мөм­кин тү­гел. Ча­ра му­зы­ка һәм ут эф­фект­ла­ры бе­лән бик ях­шы тә­э­мин ител­гән иде. Һәр­бер эмо­ция бил­ге­ле бер төс­мер­гә ба­е­ты­лып, та­ма­ша­чы­лар­га үзен­чә­лек­ле итеп тәкъ­дим ител­де. Кыз­лар­ның бию һәм сәх­нә­дә йө­рү ос­та­лык­ла­ры да юга­ры дә­рә­җә­дә иде. Мо­ның өчен "Бол­гар" ба­ле­ты те­ат­ры­ның ар­тист­ка­сы Ру­ша­ния Са­би­ро­ва­га һәм по­диум­да йө­рү сер­лә­ре­нә өй­рә­тү­че Оль­га Ар­хип­ка рәх­мәт. Шә­һә­ре­без­нең ар­тист­ла­ры: Чул­пан Арс­ла­но­ва, Ра­вил Гый­лә­җев, Ин­зи­лә Сә­ли­мо­ва, Ләй­сән Са­фи­на, Ил­нур Го­мә­ров, Ни­яз Ха­мат­шин да ча­ра­ны кү­ңел­ле, җыр­га-моң­га бай ит­те­ләр. Ар­тист­лар­ның сәх­нә ки­ем­нә­ре дә бик зә­вык­лы һәм ма­тур иде.

Го­му­мән, "Са­бан ­туе гү­зә­ле - 2016" бәй­ге­се кон­церт төс­ме­рен күб­рәк ал­ган бул­са да, бик ма­тур үт­те. Ан­да кат­наш­кан һәр­бер кыз җи­ңү­че та­җы­на ла­ек. Ча­ра­ны оеш­ты­ру­чы­лар­га исә, ки­лә­се ел­ны бәй­ге­нең һәр эта­бын та­ма­ша­чы игъ­ти­ба­ры­на ачык тәкъ­дим итеп, ча­ра­ны үзен­чә­леб­рәк үт­кә­рү­ен со­рар идек. Кыз­лар­ны та­гын бер мәр­тә­бә иреш­кән уңыш­ла­ры бе­лән кот­лап, уку­чы­ла­ры­быз­га "Са­бан ­туе гү­зә­ле - 2016" бәй­ге­се­нең төр­ле но­ми­на­ци­я­лә­рен­дә җи­ңү яу­ла­ган сы­лу­лар­ның исем­ле­ген тәкъ­дим итә­без:

"Са­бан ­туе гү­зә­ле - 2016" һәм "Иң ягым­лы кыз" но­ми­на­ци­я­лә­рен­дә җи­ңү­че - Фән­зи­лә Җә­ми­ло­ва

"Иң сөй­кем­ле кыз" - Гү­зәл Җи­һан­ши­на

"Иң зи­фа кыз" - Ру­мия Әх­мә­дул­ли­на

"Иң за­ман­ча кыз" - Юлия За­ри­по­ва

"Иң ша­ян кыз" - Ай­сы­лу Вә­ли­е­ва

"Иң иҗа­дый кыз" - Ди­ләф­рүз Мул­ла­я­но­ва

"Иң зә­вык­лы кыз" - Алия Га­таул­ли­на

"Иң үт­кен кыз" - Ру­зи­ля Би­ко­ва

"Иң нә­зә­кат­ле кыз" - Ләй­лә Әсә­дул­ли­на

"Иң мө­лә­ем кыз" - Ми­лә­ү­шә Ра­зо­ва. Ул рес­пуб­ли­ка­быз­да эш­ләп ки­лү­че "Та­тар­стан ха­тын-кыз­ла­ры" иҗ­ти­ма­гый хә­рә­кә­те җи­тәк­че­се Зи­лә Вә­ли­е­ва­ның мах­сус при­зы - ноут­бук бе­лән дә бү­ләк­лән­де.

"Са­бан туе гү­зә­ле - 2016" бәй­ге­се­нең җи­ңү­че­се Фән­зи­лә Җә­ми­ло­ва хис­лә­ре бе­лән ур­так­ла­шып, бар­лык кыз­лар­га һәм оеш­ты­ру­чы­лар­га рәх­мә­тен әйт­те:

- Бү­ген­ге көн ми­ңа төш ке­бек то­е­ла. Мон­дый юга­ры бас­кыч­ка ире­шер­мен дип һич тә уй­ла­ма­ган идем. Бәй­ге ба­ры­шын­да ми­ңа яр­дәм ит­кән әти-әни­е­мә, укы­ту­чы­ла­ры­ма - ба­ры­сы­на да зур рәх­мә­тем­не бел­де­рәм, - ди­де җү­ңү­че дул­кын­ла­нып.

Фән­зи­лә­нең әти-әни­се - Ми­лә­ү­шә Әс­гат кы­зы һәм Фәй­сүн Мө­сә­вир улы да кыз­ла­рын кот­лап, аның өчен шат­лан­ды­лар:

- Җи­ңү­гә өмет­лән­мә­дек. Кы­зы­быз бәй­ге­дә кат­на­ша­сын әйт­кәч аны хуп­ла­дык. Үзең­не сы­нап ка­ра ди­дек. "Са­бан ­туе гү­зә­ле" бу­лу бе­лән бик шат­ла­на­быз һәм кы­зы­быз өчен го­рур­ла­на­быз", - ди­де­ләр алар.

"Са­бан ­туе гү­зә­ле" бәй­ге­се­нең уз­ган ел­гы җи­ңү­че­се Чул­пан Шәй­дул­ли­на исә яңа җи­ңү­че­не кот­лап, аңа ки­ңәш­лә­рен дә бир­де:

- Фән­зи­лә­нең җи­ңү­е­нә бик шат­мын. Ул чын­нан да бик ма­тур һәм та­лант­лы кыз. Аның пе­да­го­гия көл­ли­я­тен­дә бе­лем алуы да ми­не ике­лә­тә шат­лан­дыр­ды. Чөн­ки үзем дә әле­ге юга­ры уку йор­тын бе­тер­дем. Фән­зи­лә­гә исә "Са­бан­ туе гү­зә­ле" исе­ме­нә тап тө­шер­ми­чә, баш­ка кыз­лар­га үр­нәк бу­лыр­дай ит­те­реп аны йөр­тер­гә ки­ңәш итәм, - ди­де ул.

Бәй­ге­нең җи­ңү­че­се Фән­зи­лә Җә­ми­ло­ва җи­ңү­че та­җы, дип­ло­мы һәм диң­гез бу­е­на ту­рис­тик юл­ла­ма бе­лән бү­ләк­лән­де. Бар­лык кат­на­шу­чы кыз­лар­га да дип­лом­нар, чә­чәк бәй­ләм­нә­ре һәм шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев исе­мен­нән юве­лир эш­лән­мә­лә­ре­нә сер­ти­фи­кат­лар тап­шы­рыл­ды.

Аль­би­на За­ри­по­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев