Шəhри Чаллы

Шимбә көнне Чаллы халкы язгы өмәгә чыга

Чал­лы­ны тө­зек­лән­де­рү, яшел­лән­де­рү һәм са­ни­тар чис­тар­ту­га ба­гыш­лан­ган яз­гы ике­ай­лык кы­са­ла­рын­да 200 мең­нән ар­тык яшел үсен­те утыр­ту күз­дә то­ты­ла. Бу хак­та шә­һәр ху­җа­лы­гы һәм ха­лык яшә­е­шен тә­э­мин итү ида­рә­се баш­лы­гы Ра­фа­ил Кы­я­мов җит­кер­де. - Ка­гый­дә бу­ла­рак, мон­дый шә­һәр­кү­ләм эш­ләр шим­бә өмә­лә­рен­дә баш­ка­ры­ла. Бы­ел әле­ге ча­ра 18 ап­рель­гә бил­ге­лән­де. Шә­һәр­не кыш буе...

Чал­лы­ны тө­зек­лән­де­рү, яшел­лән­де­рү һәм са­ни­тар чис­тар­ту­га ба­гыш­лан­ган яз­гы ике­ай­лык кы­са­ла­рын­да 200 мең­нән ар­тык яшел үсен­те утыр­ту күз­дә то­ты­ла. Бу хак­та шә­һәр ху­җа­лы­гы һәм ха­лык яшә­е­шен тә­э­мин итү ида­рә­се баш­лы­гы Ра­фа­ил Кы­я­мов җит­кер­де.
- Ка­гый­дә бу­ла­рак, мон­дый шә­һәр­кү­ләм эш­ләр шим­бә өмә­лә­рен­дә баш­ка­ры­ла. Бы­ел әле­ге ча­ра 18 ап­рель­гә бил­ге­лән­де. Шә­һәр­не кыш буе җы­ел­ган чүп-чар­дан арын­ды­ра тор­ган ком­му­наль тех­ни­ка да, ка­ты көн­кү­реш кал­дык­ла­рын ка­бул итү­че по­ли­гон да шим­бә өмә­се­нә әзер. Шу­шы ук көн­не ПЭК һәм Гор­зе­лен­хоз пред­при­я­ти­е­лә­ре чүп кал­дык­ла­рын буш­лай ка­бул итү­не план­лаш­ты­ра.
Ике ай­лык ба­ры­шын­да шу­лай ук яңа эс­кә­ми­я­ләр ур­наш­ты­ру һәм ис­ке­лә­рен тө­зек­лән­де­рү күз­дә то­ты­ла. Ап­рель аен­да җә­мә­гать урын­на­рын­да­гы чүп-чар ур­на­ла­ры да яңар­ты­ла.
- Бү­ген­ге чүп са­выт­ла­ры шә­һәр­нең ямен җи­бә­рү өс­те­нә, кул­ла­ну өчен дә уңай­сыз. Шу­ңа кү­рә якын ара­да алар­ны үзе­без­дә ясал­ган һәм күп­кә күр­кәм­рәк ур­на­лар­га алыш­ты­рыр­га җы­е­на­быз, - ди­де шә­һәр Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се На­ил Мәһ­ди­ев ху­җа­лык җи­тәк­че­лә­ре бе­лән оч­ра­шу­да яса­ган чы­гы­шын­да.
Сүз дә юк, шә­һә­ре­без­нең чис­та һәм ямь­ле бу­луы кил­гән ку­нак­лар­ны шак­ка­ты­ру өчен тү­гел, ә үзе­без, ба­ла­ла­ры­быз һәм онык­ла­ры­быз­ның сә­ла­мәт яшә­е­ше, көч­ле рух­лы бу­лып үсүе өчен ки­рәк. ГЭС бис­тә­се, бу нис­бәт­тән, иң яшел зо­на­лар­дан са­на­ла.
- Ямь­ле җәй көн­нә­рен­дә йорт ал­дын­да­гы клум­ба­да бал­кып утыр­ган гөл­ләр­нең хуш исе­нә хо­зур­ла­нып, ябал­даш­ла­ры күк­кә аш­кан агач­лар­ның си­хәт­ле кү­лә­гә­сен­дә ял итү­ләр­гә ни җи­тә! Без­нең 6 һәм 7нче ком­п­лекс­лар­да­гы йорт ян­на­ры җәй буе яшел­лек­кә кү­ме­леп уты­ра. Шу­ңа кү­рә ка­раң­гы төш­кән­че саф һа­ва­да хәл алып, эс­кә­ми­я­ләр­дә чө­кер­дә­шеп уты­рыр­га яра­та­быз. Мон­да бит, ни­гез­дә, өл­кән бу­ын вә­кил­лә­ре, ве­те­ран­нар яши. Кай­чан­дыр үзе­без утырт­кан агач­лар ин­де әнә ни­чек ко­лач­лап ал­мас­лык бу­лып үс­те­ләр, дип сө­е­нә­без. Яшел­лек, го­му­мән, яшә­еш һәм тор­мыш бит ул, - ди 7/8 йор­тын­да яшә­ү­че хез­мәт ве­те­ра­ны Тән­зи­лә апа За­ки­ро­ва.
- Ә ме­нә без яши тор­ган яңа йорт­лар янә­шә­се әле­гә шыр ялан­гач. 2008 ел­да ук би­ре­гә күч­сәк тә, агач-ку­ак­лар 1-2 ел элек ке­нә "төр­теп ку­ел­ды", кү­бе­се тер­нәк­лә­неп тә ки­тә ал­ма­ды. Шу­ңа кү­рә шә­һәр­не яшел­лән­де­рү пла­нын­да без­нең Рас­коль­ни­ко­ва ура­мы­на төп игъ­ти­бар би­рел­сен иде. Йорт­ла­ры­быз кү­рер күз­гә күр­кәм бул­са да, ел­ның кай­сы гы­на фа­сы­лын­да да һич тук­та­мый­ча җил исеп тор­ган "сквоз­няк­лар" зо­на­сын­да яши­без. Яр буй­лап агач­лар утыр­тыл­са, бе­рен­че­дән, ышык, икен­че­дән, яшел­лек ае­рым ямь өс­тәп, су­лар һа­ва­быз­ны саф­ла­тып то­рыр иде. Ба­ла­лар мәй­дан­чык­ла­ры да бү­ген­ге ке­бек күз ач­кы­сыз ком бу­ра­нын­да утыр­мас, - ди 37/1 йор­тын­да яшә­ү­че Гөл­фа­ния Ка­дый­ро­ва.
Тә­вәк­кәл­лә­гән эш­нең ахы­ры хә­ер­ле бул­сын дип те­лик. 500 мең төп агач һәм ку­ак утыр­тыл­са, шә­һә­ре­без­дә яшә­ү­че 524 мең ке­ше­нең һәр­кай­сы­на бе­рәр ге­нә төп ту­ры ки­лә. Ә ке­ше үз го­ме­рен­дә бер ге­нә төп бул­са да агач утыр­тыр­га ти­еш ди­гән сүз­ләр ин­де күп­тән тор­мыш их­ты­я­җы­на әй­лән­де.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: