Наил Мәһдиев эш визиты белән Нефтекама шәһәрендә
Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев «НЕФАЗ» заводында булды. «КАМАЗ»ның башкарма директоры Юрий Герасимов, «НЕФАЗ»ның генераль директоры Владимир Курганов һәм Нефтекама мэры Ратмир Мәүлиев белән берлектә ул автобуслар һәм самосваллар җитештерү мәйданчыкларын карады.