«Көмеш кыңгырау» ул татарча сөйләшү дигән сүз! (+фотолар)
Балалар, яшүсмерләр белән эшләү – кызык инде ул. Укытучы булмасам да, беләм. Хәер, без, балалар матбугатында эшләүчеләр, укытучылардан киммени соң инде? Ел дәвамында йөзләгән бала белән элемтә тотарга туры килә бит. Кайсыннан – ниндидер уңышы, җиңүе уңаеннан интервью аласың, кайсының шигырь-хикәяләрен, журналистик язмаларын укып сөенәсең...