Чаллыда көчле респиратор вирус инфекцияләреның 7 986 очрагы теркәлгән
Чаллыда көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар санының сезонлы артуы теркәлгән. Бу хакта атна саен үткәрелә торган ачык матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр итте.