Чаллыда халык сәнгате һөнәрләре осталары өчен семинар оештырылды
"Энергетик" мәдәният сараенда халык мәдәниятен үстерү һәм актуальләштерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы "Таткультресурсцентр" дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Чаллы шәһәре халык сәнгате һөнәрләре осталары өчен күчмә семинар үткәрде.