Чаллыда Милли җәмгыятьләр спартакиадасы башланды
Чаллыда Милли җәмгыятьләр спартакиадасын үткәрү матур традициягә әверелде. Чара актив рәвештә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлекне ныгыту, спорт традицияләрен торгызу, яшь буынны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.