Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,05% ка арткан

Чаллыда әлеге индексация 103 мең эшләми торган пенсионерга кагылды.

2019 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,05% ка индексацияләнде, бу 2018 ел өчен фаразланган инфляция күрсәткеченнән югарырак. Яр Чаллыда әлеге индексация 103 мең эшләми торган пенсионерга кагылды. Индексациядән соң билгеләнгән түләү күләме аена 5334,2 сум тәшкил иткән, пенсия баллының бәясе 87,24 сумга кадәр арткан.

 

Шул ук вакытта һәр пенсионерның пенсия күләменә бәйле рәвештә пенсиягә өстәмә булуы индивидуаль. Хезмәт тормышы дәвамында алынган пенсия хокуклары (стажы, пенсия коэффициентлары саны) югарырак булган саен, иминият пенсиясенең күләме дә арта һәм, димәк, индексациядән соң өстәмә сумма да арта.

 

Әйтик, эшләмәүче пенсионерның инвалидлык буенча иминият пенсиясе 2018 ел ахырына 9137 сум тәшкил итсә, индексацияләнгәннән соң, 1 гыйнвардан пенсия 644 сумга арткан һәм 9781 сум тәшкил иткән. Әгәр эшләмәүче пенсионерның картлык буенча иминият пенсиясе 15437 сум булса, индексацияләнгәннән соң ул 1088 сумга арткан һәм 16525 сум тәшкил иткән.

Таблицада аның билгеләнгән күләменнән чыгып, пенсияне арттыру суммалары күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация