Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

19 май - Татарстан матбугаты көне

Татар матбугаты язмышының барыбызга да бәйле икәнен онытмыйк!

1998 елдан бирле республика матбугатчылары бу көнне зурлап билгеләп үтә. Шул исәптән без – “Шәһри Чаллы” редакциясе һәм татар газета-журналлары хезмәткәрләре дә. Әлеге бәйрәм газета-журнал чыгаручыларныкы гына түгел, ә күпсанлы газета укучыларыбызның, хат ташучыларыбызның да уртак бәйрәме.

Шул уңайдан, хөрмәтле абунәчеләребезне, мөхтәрәм ветераннарыбызны, актив хәбәрчеләребезне, әлбәттә инде, хезмәттәшләребезне ихлас күңелдән күркәм бәйрәм белән тәбрик итәбез, иҗади уңышлар, күңел көрлеге, кәеф күтәренкелеге телибез. Иҗат кешесенең каләмнәре тутыкмасын, илһам чаткылары сүнмәсен! Татар матбугаты язмышының барыбызга да бәйле икәнен онытмыйк! 

Әлеге бәйрәм уңаеннан редакциябезгә күп санлы котлау хатлары, теләк-тәкъдимнәр килә. Газета укучыларыбыз милли матбугат хакында үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаша. 

Фирдүсә Әюпова, Г.Акыш исемендәге лицей-интернат директоры, шәһәр Советы депутаты, «Ак калфак» оешмасының Чаллы буенча оешма җитәкчесе: 

– Без коллективыбыз белән шәһәрдә нәшер ителә торган газета-журналларны күбрәк яздырып, аны әти-әниләргә һәм балаларга укытырга тырышабыз. Чөнки газета-журналлар, китап уку кешене рухи яктан баета, фикерләү сәләтен, белемен арттыра. Мин үзем дә буш вакытларымда газета, китаплар укырга тырышам. Укучыларыбыз исә «Көмеш кыңгырау», «Шәһри Чаллы» газетасын, «Мәйдан» журналын яздырып укыйлар. 

Газета укыган балалар яшьтәшләреннән аерылып тора. Алар шәһәрдә, республикада, илдә булган хәлләрдән хәбәрдар. Яңалыкларны белеп торалар. Аларның укуы да яхшы, иншаларны хатасыз, дөрес итеп язалар һәм «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укыйлар. Моның өстенә, аларның хәтере дә яхшы. 

«Шәһри Чаллы» газетасында һәркем үзе өчен кирәкле темага мәкаләләрне табып укый ала. Гыйбрәтле язмалар аша үз яшәешләренә, кылган гамәлләренә нәтиҗә ясыйлар. Талантлы, тырыш, уңган яшьтәшләре турындагы язмаларны укып: «Бу кыз яисә малай минем сыйныфташым бит», – дип горурланалар, уңышлы, максатчан яшьтәшләреннән үрнәк алырга тырышалар. Без үзебез исә артистлар, зыялылар белән әңгәмәләрне, милли-мәдәни тормыш турындагы язмаларны, киңәшләрне көтеп алабыз. 

Мин газета-журналларны «Пушкин картасы» формасында, дәүләт ярдәме белән яздыруны оештырып булсын иде дим. Кешеләрне газета-журналлар укытырга, акыллы, зыялы булырга өйрәтәсе иде. «Шәһри Чаллы» газетасына яздырып, без балаларыбызны укымышлы, дөрес сөйли һәм хатасыз яза торган кешеләр итәбез. Милли матбугатны саклауга өлеш кертәбез. 

Депутат буларак, мин бу гамәлебез белән шәһәр казнасына акча кертәбез дип тә әйтә алам. Чөнки редакция коллективын саклап калып, аларның хезмәт хакыннан салымнар түләнә. Шул салымнардан бюджетка өстәмә табыш җыела. Бу акчага исә юллар, парклар, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр яңартыла, яңалары төзелә... Бюджет оешмаларында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләнә. Шулай бер-беребезгә ярдәм итеп, без шәһәр халкының тормышын рухи һәм матди яктан яхшыртабыз, милли матбугатны, туган телебезне саклап калуга өлеш кертәбез.

Светлана Захарова, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе:

Хәзерге вакытта журналист каләме вакыйгаларның хронологик язмасын алып бару белән генә чикләнмичә, җәмәгатьчелектә фикер тудыру, гражданнарның әхлакый һәм рухи юнәлешләренә этәргеч бирү, мәдәни агарту ролен дә үти.
Хөрмәтле журналистлар, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм ияләре! Сезнең һөнәрегез югары шәхси һәм профессиональ сыйфатларны: намуслы, белемле булуны, мөстәкыйль фикерләүне, вакыйгаларга тирән анализ ясауны, һәр сүз өчен социаль җаваплылык тоюны таләп итә. Җәмгыятьнең объектив мәгълүматлы булуы, журналист сүзенең яңарышка, кешелеклелеккә, гаделлеккә хезмәт итүе сезнең белемегезгә һәм һөнәри осталыгыгызга бәйле.

Кадерле дуслар! Нәтиҗәле хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәт. Каләмегез үткен булсын! Барыгызга да яңа иҗади уңышлар, бәхет һәм ныклы сәламәтлек телим.

Ренат Гыйззәтуллин, «ТАТМЕДИА» АҖнең «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе җитәкчесе – баш редакторы:

Шәһәребез хәбәрләрен, республика, илдәге яңалыкларны яктыртучы барлык матбугат хезмәткәрләрен, ветеран журналистларыбызны һәм хәбәрчеләрне чын күңелдән Татарстан Матбугаты көне белән котлыйм.

Илдә реформалар, сәясәттә үзгәрешләр барганда, тормышыбызда күп төшенчәләр яңа юнәлеш алганда сез һәрвакыт урталыкны сайлый беләсез, кыйблагызны югалтмыйсыз, туган җиргә, халык мәнфәгатенә тугры булып каласыз. Әнә шул катлаулы, үтә җаваплы иҗат юлында мин редакция коллективына күңел сизгерлеге, иҗади табышлар телим. Каләмегез йөгерек, сүзегез үткен-үтемле, күңелләрне кузгатырлык, уйландырырлык, хәбәрчеләрегез актив, укучыларыгыз күп булсын. Күңелләрегездә иҗат ялкыны, рухи балкыш сүрелмәсен, Бүгенге бәйрәм көнендә үзегезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм шатлык-куанычлар телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация