Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2019 елда Казан "WorldSkills Competition" эшче һөнәрләр чемпионатын кабул итәчәк

Казан бер көн элек Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын озаткан гына иде, тагын бер күңелле яңалык ишеттек: 2019 елда башкалабыз эшче һөнәрләр чемпионатын кабул итәчәк. Казанга дөнья дәрәҗәсендәге зур вакыйгаларны уздыруны ышанып тапшыралар. Бездә үткән су мундиален дә ФИНА гаиләсе чемпионат тарихында иң уңышлысы дип тапты. 2018 елда әле...

Казан бер көн элек Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын озаткан гына иде, тагын бер күңелле яңалык ишеттек: 2019 елда башкалабыз эшче һөнәрләр чемпионатын кабул итәчәк.

Казанга дөнья дәрәҗәсендәге зур вакыйгаларны уздыруны ышанып тапшыралар. Бездә үткән су мундиален дә ФИНА гаиләсе чемпионат тарихында иң уңышлысы дип тапты. 2018 елда әле безне Футбол буенча дөнья чемпионаты көтә. 2019 елда исә эшче һөнәрләр чемпионатын уздырачакбыз. Татарстан башкаласы Россия шәһәрләре арасында гел үсештә булучы шәһәр дә, шуңа да ул "Россиянең өченче башкаласы" исемен йөртә. Эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен үстерү икътисад үсеше белән турыдан-туры бәйле, ә бу, үз чиратында, республика җитәкчелеге алдында торган иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Казанда дөнья дәрәҗәсендәге инфраструктура булдырылуын да аерым әйтеп үтәргә кирәк.

Сан-Паулуда (Бразилия) "WorldSkills Competition" дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдим итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлеге зур вакыйганы уздыру хокукын алу өчен, Казаннан тыш, Париж (Франция) һәм Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләре дә көрәште. Шәһәрләр өчен тавышны ике турда бирергә мәҗбүр булдылар, ни өчен дигәндә, беренче раунд йомгаклары буенча бер шәһәр дә 29 (җиңүчене билгеләү өчен кирәкле сан) тавыш җыймады: Казан - 28, Париж - 24, Шарлеруа 5 тавышка ия булды. Кабат тавыш биргәндә Шарлеруа исемлектән төшеп калды. Казан өчен 31 делегат тавыш бирде, Париж өчен - 26. Шул рәвешле, Казан чемпионатны уздыру хокукын отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев