Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2023 елда пенсионерларга нинди түләүләр каралган

Закон нигезендә, 80 яшен тутырган һәр пенсионер өстәмә түләү ала.

Пенсия яшәү минимумыннан ким булса, аны шул дәрәҗәгә җиткерү өчен ике очракта Федераль социаль өстәмә түләнә. Моның өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми, өстәмә түләүне автомат рәвештә исәпләячәкләр.

Закон нигезендә, 80 яшен тутырган һәр пенсионер өстәмә түләү ала. Барысы да бик гади, каядыр барасы да юк. Моның өчен 80 яше тулган пенсионер эшләмәгән, әмма эшли алырлык кешене табарга тиеш. Ягъни, бу кешенең рәсми рәвештә эшкә урнашмаган булуы шарт. Ул пенсионерны карарга ризалык бирә. Аннан соң пенсия фондына гариза языла. Моны Пенсия фондындагы шәхси кабинет аша да эшләргә була. Шулай ук пенсионер, караучы белән бергә, күп функцияле үзәккә яисә Пенсия фонды бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала. Электрон гариза бирер өчен, мөрәҗәгать итүченең логин һәм пароленнән тыш, дөрестән дә үзе икәнен раславы сорала.

Авыл җирендә эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсияләре артып килергә тиеш. Моның өчен өч төп шарт үтәлү мөһим: авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел стаж булу, хәзерге вакытта эшләмәү һәм авыл җирендә яшәү мәҗбүри. Бу өч шарт та үтәлгән кешеләрнең пенсияләренә фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты өстәләчәк. Ягъни картлык буенча пенсия алучылар, I, II төркем инвалидларның пенсияләре артачак, лаеклы ялга чыгарга өлгермәгән III группа инвалидларга да акча өстәләчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация