Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

36 кинолог Тукай районы урманында кеше эзли

Тукай районында  Идел буе, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш  кинологлары эшли

Шушы көннәрдә Тукай районында  Идел буе, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш эзләү-коткару кинология исәп-хисаплары өчен ачык сертификация сынаулары уза. 

Кызганычка каршы, коронавирус пандемиясе монда да үз төзәтмәләрен кертте. Кинолог һәм аларның 4 аяклы дусларына сертификация үтү мөмкинлеге яңа гына бирелде. 

Күптән түгел Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә Үзәк Россия вәкилләре өчен җыеннар узды, хәзер Идел буе, Урал, Себер һәм Ерак көнчыгыш коллегаларына чират җитте. 

5 көн дәвамында этләр һәм коткаручы кинологлар күнегүләрне үтә, алар нәтиҗәләре буенча дүрт аяклы коткаручылар үзләренең «һөнәри яраклылыгын» раслыйлар һәм бер елга аттестация алалар.  

Эзләнүләр өчен сертификация сынаулары программасы гадәти, ягъни этләр урман, бина һәм җимерлегән корылмалар арасыннан исән һәм үле кешеләрне табырга тиеш.   

“Бездә чит төбәкләрдән килгән коллегеларны кабул итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырырлган. Бүген монда катнашучылар саны 36 Якында гына урман, күп аттестация өлеше шунда үтә. Катнашучыларның яртысы спорт залда яшәсә, яртысы палаткаларда. Яшәү өчен кирәк булган барлык мөмкинлекләр дә тудырылган”,- ди Яр Чаллы буенча эзләү-коткару отряды башлыгы Илья Гончаров. 

Тагын бер кызыклы факт, эзләү-коткару эшләрен породалы гына түгел, ә гади этләр дә башкара ала. Илья Олегович сүзләренә караганда, андый этләрдә эзләүгә табигатьтан бирелгән сәләт хәттә көчлерәк тә була.  

Эльвира  Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X