Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме

Бүген христиан динен тотучылар Раштуаны бәйрәм итә. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып ураза тота. Бәйрәм көнендә исә итле ризыклар белән мул өстәлләр әзерләп, кунакка йөрешүләр, кич утырулар, төрле уеннар, күңел ачулар башлана. Раштуа уңаеннан, 6...

Бүген христиан динен тотучылар Раштуаны бәйрәм итә. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып ураза тота. Бәйрәм көнендә исә итле ризыклар белән мул өстәлләр әзерләп, кунакка йөрешүләр, кич утырулар, төрле уеннар, күңел ачулар башлана.
Раштуа уңаеннан, 6 гыйнвар төнендә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр гыйбадәтләр кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр куеп, гөнаһларны кичерүне сорыйлар. Өйләрдә мул табыннар артында, туганнар белән бергә матур бәйрәм ясыйлар.
Яр Чаллыда да Раштуа көнендә җиде чиркәүдә гыйбадәтләр үтә. Җәмәгать транспорты да үз эшен иртәнге сәгать 2:30 башлады. Әйтергә кирәк, һәр урында шәһәрдәшләребезнең иминлеген полиция хезмәткәрләре тәэмин итә.
8 гыйнвар көнне исә "Чишмә" Халыклар дуслыгы йортында сәгать 15:00 махсус Раштуа концерты да узачак. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X