Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ак каланың тере легендасы

Шә­һә­ре­без­нең ле­ген­дар шә­хе­се, Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре, Чал­лы­ның “аяк­лы эн­цик­ло­пе­ди­я­се” Гөл­за­да Рза­е­ва үзе­нең чи­рат­та­гы го­мер бәй­рә­мен бил­ге­ләп үтә. Аны шә­һә­ре­без­нең ле­ген­дар шә­хе­се, те­ре ле­ген­да­сы ди­сәк тә һич тә ял­гыш бул­мас, чөн­ки ул Чал­лы­ның, пред­при­я­тие һәм оеш­ма­лар­ның, со­ци­аль-мә­дә­ни объ­ект­лар­ның, ле­ген­дар шә­хес­ләр­нең та­ри­хын, яз­мы­шын бе­лә. Кон­церт-ки­чә­ләр­дә алар ту­рын­да­гы дө­рес мәгъ­лү­мат­лар­ны ки­лә­чәк бу­ын­нар­га тап­шы­рыр­га ты­ры­ша.

Ке­ше­ләр­не ту­ган те­ле­без­не, мә­дә­ни­я­те­без­не сак­лар­га ча­кы­ра, бер-бе­ре­без­гә ка­ра­та шәф­кать­ле, иге­лек­ле бу­лыр­га өн­ди. Шә­һәр­кү­лә­мен­дә уза тор­ган мә­дә­ни ча­ра­лар­ны юга­ры дә­рә­җә­дә, оеш­кан төс­тә алып ба­ра ул. Һәр шә­хес­кә ла­ек­лы, га­дел бәя би­реп, сәх­нә­гә чы­га­ра. Ки­рәк икән ки­ңә­шен би­рә, җа­вап­сыз бул­саң тән­кыйть­ли дә. Гөл­за­да Мө­хәм­мәт­дин кы­зын олы­сы да ке­че­се дә, ха­ки­ми­ят­тә­ге­се дә, идән юучы да хөр­мәт итә. Аның бе­лән сан­ла­ша, исәп­лә­шә­ләр. Аның бә­я­сен, җы­лы сү­зен ише­тү­не күп­ләр зур бү­ләк итеп са­ный. Ан­нан үр­нәк ала­лар, аны яра­та­лар, хөр­мәт итә­ләр.

“Гөл­за­да Рза­е­ва – шә­һә­ре­без­нең ле­ген­да­сы, Чал­лы­ның та­вы­шы, мә­дә­ни­я­те­без са­гын­да то­ру­чы олы йө­рәк­ле, күп­лә­ре­без­гә үр­нәк шә­хес. Үзе шак­тый күп сы­нау­лар­га ду­чар бул­са да, ул һәр­ва­кыт мох­таҗ­лар­га яр­дәм итәр­гә ты­ры­ша. Бу авыр за­ман­да без бер-бе­ре­без­не яра­тып, бу­лы­шып, хәл бе­ле­шеп яшик дип, ул дис­тә­гә якын ке­ше­гә буш­лай опе­ра­ция ясат­кан, бер­ни­чә ке­ше­не шә­һәр­нең хас­та­ха­нә­лә­ре­нә ур­наш­тыр­ган, авыр хәл­дә­ге шә­һәр­дәш­лә­ре­без­нең якын­на­рын ти­е­шен­чә соң­гы юл­га оза­ту­ны оеш­ты­ра. Дус­ла­ры бе­лән бер­гә би­ю­че Мос­та­фа га­и­лә­се­нә һәм баш­ка­лар­га да­и­ми рә­веш­тә яр­дәм итә. Иге­лек кыл­ган­да ке­ше­нең мил­лә­те­нә, ди­не­нә, яше­нә ка­ра­мый бу­лы­ша. Те­ге яки бу га­мәл­гә ка­ра­та үзе­нең фи­ке­рен әй­тә, ки­ңә­шен би­рә. Гөл­за­да ха­ным ту­рын­да бик күп ма­тур сүз­ләр әй­теп бу­лыр иде. Чал­лы аның бе­лән го­рур­ла­на. Го­мер бәй­рә­мен­дә аңа нык­лы сә­ла­мәт­лек те­лим. Тө­зек­лән­де­рел­гән би­на­да хал­кы­быз­га ру­хи азык би­рер­дәй зә­вык­лы ча­ра­лар оеш­ты­рып тор­сын иде”, ди баш­кар­ма ко­ми­тет­ның ап­па­рат җи­тәк­че­се Гөл­нар Әх­мә­то­ва.

Чал­лы мә­дә­ни­я­тен Гөл­за­да Рза­е­ва­дан баш­ка күз ал­ды­на да ки­те­реп бул­мый, ди Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Зөһ­рә Сә­хә­би­е­ва-Би­ги­че­ва. – Ул про­фес­си­о­наль мә­дә­ни­ят са­гын­да то­ру­чы фи­да­карь шә­хес. Аның ты­рыш­лы­гы, үҗәт­ле­ге һәм шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре­нең яр­дә­ме бе­лән “Энер­ге­тик” мә­дә­ни­ят са­рае ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рел­де. Би­ре­дә 3000гә якын ке­ше сән­гать­нең үзе ярат­кан тө­ре бе­лән шө­гыль­лә­нә. Бу та­ри­хи би­на, мон­да рес­пуб­ли­ка та­ри­хын­да­гы зур ва­кый­га­лар ту­рын­да до­ку­мент­лар им­за­лан­ган, төр­ле ки­ңәш­мә­ләр үт­кә­рел­гән, ил­нең бө­ек шә­хес­лә­ре би­ре­дә бу­лып, чы­гыш яса­ган. Без дә бу зал­ны, аның ху­җа­би­кә­сен яра­та­быз. Гөл­за­да ха­ным – үз эше­нең ос­та­сы, Чал­лы мә­дә­ни­я­те­нең ана­сы. Бе­рүк сау-сә­ла­мәт бул­сын!

Со­ци­аль чел­тәр­ләр, ин­тер­нет мо­да­га кер­сә дә, Гөл­за­да ха­ным “Шәһ­ри Чал­лы”ы­быз­ның да туг­ры дус­ты бу­лып ка­ла. “Ул бер­ни­чә ел рәт­тән га­зе­та­быз­ны хез­мәт­тәш­лә­ре­нә, ту­ган­на­ры­на яз­ды­рып бү­ләк итә. Гөл­за­да ха­ным­ның бу га­мә­ле та­тар җи­тәк­че­лә­ре­нә, та­тар бай­ла­ры­на үр­нәк. Ә без иге­лек­ле га­мә­ле, яр­дә­ме өчен аңа рәх­мәт­ле”, ди га­зе­та­быз­ның баш мө­хәр­ри­ре Мир­һа­ди Ра­зов. Иге­лек җир­дә ят­мый ди­ләр. Ал­ла­һы Тә­га­лә­нең бир­гә­не­нә шө­кер, иге­лек­ле га­мәл­лә­ре өчен Гөл­за­да Мө­хәм­мәт кы­зы­ның үзе­нә дә җи­тәк­че­ләр дә, га­ди ке­ше­ләр дә да­и­ми бу­лы­шып то­ра. “Бе­лә­сез­ме, чәр­шәм­бе, җом­га көн­нә­рен­дә поч­та тарт­ма­сын ачу ми­нем өчен зур бәй­рәм. Бу көн­нәр­не мин кө­теп алам. Га­зе­та­ны лифт­та ук ак­та­ра баш­лыйм. Өс ки­е­мем­не сал­ган­чы ук, “Шәһ­ри Чал­лы”­ны ка­рап чы­гам. Ан­на­ры чәй эч­кәч, ир­кен­ләп укыйм. Га­зе­та­ны чы­га­ру­чы­лар­га рәх­мәт әй­тәм. Икен­че көн­не эш­кә алып ба­рам да, га­зе­та­ны бик ты­рыш хез­мәт­кәр­лә­ре­мә би­рәм. Га­зе­та­ның са­нын арт­ты­ру­га өлеш кер­тә алу­ым бе­лән дә мин үзем­не бә­хет­ле са­ныйм. Ал­ла­һы бо­ер­са, бу эшем­не дә­вам итеп “Шәһ­ри Чал­лы”­га язу­чы­лар са­нын арт­ты­рыр­мын дип то­рам. Чөн­ки ке­ше га­зе­та-ки­тап укыр­га ти­еш дип са­ныйм. Ин­тер­нет тор­мы­шы­быз­га үтеп кер­сә дә, га­зе­та исе, аны уку, фай­да­лы ки­ңәш­ләр­не тер­кәп ба­ру баш ми­е­нә фай­да­лы. Укы­ган са­ен зи­һе­нең ар­та, хә­те­рең ны­гый. Мин­нән еш кы­на “Сез ни­чек бар­сын да бе­лә­сез, хә­тере­гез­дә то­та­сыз”, дип со­рый­лар. Мо­ның се­ре – ки­тап, га­зе­та уку... Шу­ңа кү­рә га­зе­та – жур­нал­лар­га язы­лыр­га ки­рәк. Бу – мил­ләт­не сак­лау­га да, үзең­нең аң-бе­ле­мең­не арт­ты­ру­га да фай­да гы­на бу­ла­чак. Фор­сат­тан фай­да­ла­нып, мил­ләт­тәш­лә­ре­без­не янә­дән “Шәһ­ри Чал­лы”­га язы­лыр­га өн­дим”, ди шә­һә­ре­без­нең те­ре ле­ген­да­сы, га­зе­та­быз­ның туг­ры дус­ты Гөл­за­да Рза­е­ва.

Без, “Шәһ­ри Чал­лы”­лы­лар Гөл­за­да Мө­хәм­мәт кы­зын го­мер бәй­рә­ме бе­лән кот­лый­быз. Ал­ла­һы Тә­га­лә аңа сә­ла­мәт, бә­рә­кәт­ле го­мер бир­сен, кай­гы-хәс­рәт­ләр күр­сәт­мә­сен. Аның Хал­кы­быз­га ма­як һәм үр­нәк бу­лып, шәф­кать­ле­лек ор­лык­ла­рын өлә­шеп яшә­вен те­ли­без.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация