Акчамы, ташламалы дарулармы?
Бүгенге көндә Чаллыда федераль ташламаларга ия булган 36 меңнән артык кеше яши. Алар - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар, инвалид балалар һәм башкалар. Елда алар каршында социаль хезмәтләр җыелмасыннан (НСУ) файдалану мәсьәләсе килеп баса. Гамәлдәге кануннар нигезендә ташламаларга ия гражданнарга сайлау хокукы каралган. Моның өчен, 2016 елның...
Социаль хезмәтләр җыелмасы составына түбәндәгеләр керә:
- Табиб рецепты буенча ташламалардан файдаланучыларны кирәкле дарулар, медицина кирәк-яраклары, шулай ук инвалид балаларны дәвалау ризыклары белән тәэмин итү;
- Санаторий-курортларда дәвалану өчен юлламалар бирү;
- Шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәр ара транспортта дәвалау урынына бушлай барып кайту.
Социаль хезмәтләр җыелмасы быел бер кешегә 995,23 сум тәшкил итә. Аның 766,55 сумы - даруларга, 118,59 сумы санаторий-курортларда дәвалануга, 110,09 сумы юлга тотыла. Социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата бирүне сорап, пенсия фондына мөрәҗәгать итүчеләргә, үзләренең карарларын үзгәрткәнче бер кая барырга кирәкми. Ә инде 2017 елның 1 гыйнварыннан социаль хезмәтләр җыелмасын алырга теләүчеләр кичекмәстән агымдагы елның 1 октябренә кадәр пенсия фондына барып гариза язарга тиешләр.
Социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алучылар ел дәвамында даруларны, шифаханәләргә юлламаларны һәм юл билетларын үз хисапларына сатып алалар.
Шөкер, соңгы елларда Чаллы халкының күпчелеге социаль хезмәтләр җыелмасына өстенлек бирә башлады."Мин канун чыкканнан бирле социаль хезмәтләр җыелмасын алам. Дөрес, башта кыенлыклар булды. Табибларга чират, кирәкле даруларның юклыгы... Шөкер, хәзер бу эш җайга салынды. Дарулар хәзер бик кыйммәт, шуңа күрә социаль пакетны акчага алмаштыруны мин хата дип саныйм", - ди беренче төркемдәге инвалид Халидә Хәйбуллина.
Икенче шәһәрдәшебез Тәслия Әхмәтҗанова да аны хуплый:
- Дәүләт безнең өчен акча бүлеп бирә икән, нигә аны файдаланмаска? Мин җае чыккан саен санторийларда сәламәтлегемне ныгытам. "Энҗе бөртеге", "Радуга", Әлмәттәге социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итеп, дәваланып кайттым. Соңгысында миңа аеруча ошады. Үзәккә җибәрәләр дип, Әлмәткә барудан баш тартмагыз. Анда туклану да, дәвалау да югары дәрәҗәдә оештырылган.
"Ташламалардан файдаланучыларга, дарулардан баш тартыр алдыннан башта дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк. Чөнки, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта, даруларны барысын да үзеңә сатып алырга туры киләчәк. Яман шеш, шикәр диабеты һәм башка чирләр белән интегүчеләрне дәвалау өчен дарулар бик кыйммәт. Социаль хезмәтләр җыелмасын алучылар бу препаратларны, табиб рецепты буенча бушлай ала. Безгә соцпакеттан баш тартып, аннары бу гамәлләре өчен үкенүчеләр дә килгәли. Үз хисапларына дару алу кыенлаша башлагач, алар ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать итә. Кызганычка каршы, без андыйларга, бик теләсәк тә, ярдәм итә алмыйбыз. Шуңа күрә социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартыр алдыннан, татар халкының "Җиде кат үлчә, бер кат кис", - дигән мәкален истә тотып, уйларга, табиб белән сөйләшергә киңәш итәм", - ди 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина.
Хәзер үзеңне борчыган сорауларга җавап табуның уңайлы ысуллары бар. Социаль хезмәтләр җыелмасына кагылышлы сорауларны түбәндәгечә юлларга мөмкин:
Пенсия белешмәсе 30-42-42
E-mail: 383074@mail.ru
SMS-хәбәр +7-960-088-30-74
Пенсия фондының "кайнар линия"се 8-800-775-5445
Facebook www.facebook.com/pensionniy
Вконтакте: vk.com/pfr_ nabchel
Интернет-сайты: www.pfrf.ru,www.pfrrt.ru
Зөлфия ФОАТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев