Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Арзаная башлады

Быелның башыннан Русиядә кайбер азык-төлекнең бәясе төшкән - алар 15-20 процентка арзанайганнар. Бу беренче чиратта яшелчә һәм җиләк-җимешкә, шикәргә, сыек майга, онга, чикләвекләргә, кипкән җимешләргә, ит һәм балык кәтлитләренә кагылган. Ретейлерлар, ягъни азык-төлек белән сату итүче зур сәүдә челтәрләре вәкилләре әйтүенчә, бәя төшү беренче чиратта рубльнең ныгуы белән бәйле икән.

Бер ел эчендә доллар - 17 процентка, ә евро 19,3 процентка очсызланган. Хәер, кайбер экспертлар монда валютаның бернинди дә катнашы юк, халык күбрәк арзанлырак товар сатып ала башлады диләр. Искә төшерү зыян итмәс: безнең илдә азык-төлек шактый сизелерлек итеп 2014 һәм 2015 елларда кыйммәтләнә башлады. Бу рубльнең арзанаюы белән бәйле булды. Росстат мәгълүматлары буенча, 2014 елда Русиядә азык-төлек инфляциясе - 15,5 процент, 2015 елда 14 процент тәшкил итте. Былтыр исә 4,6 процент кына булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев