Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл батырлары үзебездә дә җитәрлек

Татарстанның “профильле” ярышларында республика районнары данын яклар өчен Россия төбәкләреннән дә көрәшчеләр күпләп килергә уйлаган. Моңа нокта куярга булганнар.

25-26 октябрьдә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда көрәш буенча сезоны ачыла. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уза торган традицион бәйге 60, 70, 80, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан авыррак булган көрәшчеләр арасында үтәчәк. Турнирның баш хөкемдары – Татарстанның атказанган спорт остасы Әүхәт Мөхәммәдиев.

Әлеге ярышларда, исеменнән күренеп торганча, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итүчеләр, ягъни авыл районнары яки авыл хуҗалыгы белән бәйле булган оешмаларда эшләүчеләр, шул тармак юнәлешендә белем бирүче урта һәм югары уку йортларында катнашучылар бил алышырга тиеш. Нигезләмәдә язылганча, анда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән кебек шәһәр егетләре катнаша алмый. Ләкин әле бу әлеге шәһәрләрдә яшәүче егетләр үз районнары өчен көрәшә алмый дигән сүз түгел.

Узган ял көннәрендә сайтыбызда “Теләче көрәшчеләр командасы лидерларсыз калган” дигән язма дөнья күргән иде. Язмада Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узачак бәйгедә Муса Галләмов, Артур Зөлкәрнәев һәм Ренас Кәлимуллинның Теләче районы өчен чыгыш ясый алмау ихтималы турында сүз бара. “Турнирга теркәлү урыны Татарстанда булган көрәшчеләр генә кертеләчәк”, дигән юллар кайберәүләрдә ризасызлык тудырды.

Әлеге хәлгә аңлатма сорап, без Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

- Чыннан да, соңгы елларда кайбер командаларда чит төбәкләрдән килгән көрәшчеләр күпләп күренә башлады. Чистай командасын гына алыйк. Титуллы, дәрәҗәле ярышларда әлеге район өчен биш-алты Башкортстан егете чыгыш ясаган очраклар булды. Теләче командасында да исемнәре мәгълүм, Россиянең, дөньяның иң көчле егетләре көрәште. Әйе, башка төбәкләрдәге егетләрнең көрәшәсе килүе, Татарстан батырлары белән осталыкларын күтәрергә теләүләре – мактаулы гамәл. Әле менә шушы көннәрдә генә Төмән кадәр Төмәннән Казанга килеп Игорь Волобуев һәм Максим Морозов дигән танылган егетләрнең Чистай өчен көрәшергә теләүләрен белдем.

Һәм без бу хәлгә нокта куярга булдык. Федерация җитәкчесе Марат Әхмәтов, республиканың спорт министрлыгы белән килештереп, Татарстан ярышларына теркәлү урыннары Татарстанда булган көрәшчеләрне генә кертергә карар кылдык. Татарстан чемпионатында да шулай ук булачак. Ни өчен шулай эшләдек соң? Беренчедән, “минсельхоз” да, республика чемпионаты да ачык турнир статусына ия түгел. Икенчедән, беркемгә дә сер түгел: башка төбәкләрдән килгән көрәшчеләр Татарстанда Чистай яки Теләче өчен көрәшә дә, Россиякүләм бәйгеләрдә үзләре туып-үскән яки яшәгән төбәкләрнең данын яклый. Еш кына шул ук Татарстан чемпионатында ул, финалга чыккан очракта да, җиңүне Татарстан егетенә бирергә мәҗбүр була. Уйнау китә, чөнки җиңгән очракта ул илкүләм бәйгедә безнең республика данын якларга тиеш булачак. Бу хакта без тиздән узачак Россия көрәш федерациясе президиумы утырышында да сөйләшәчәкбез, - диде безгә көрәш федерациясе башкарма директоры.

Без исә, үз чиратыбызда, тагын бер моментка игътибар юнәлтер идек. Татарстан районнарының үзләренә үз батырларын үстерүгә ныграк игътибар бирергә кирәкмиме икән? Ә инде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына үтүче бәйгедә чын-чынлап авыл-районнарда яшәүче, шәһәрне һәм илне сөт, икмәк, ит белән тәэмин итүче егетләрен генә көрәштерсәк, тагын да шәбрәк булыр иде кебек...

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/sport/avyl-batyrlary-zebezd-d-itrlek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация сабантуй