Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бакчачылар шатлыгы

Бакчачылык ширкатләрендә уңайлыклар булдыру буенча республика һәм җирле программалар тормышка ашырыла башлады.Су алу җайланмаларын урнаштыру, җирне бораулап коелар булдыру һәм чүп-чар җыю урыннарына контейнерлар кую өчен барлыгы 151 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Хәзер шушы сумманы үзләштерү бара. Ләкин әле бакчаларга юлларсалу мәсьәләсе ачык кала. Моның өчен күбрәк акча...

Бакчачылык ширкатләрендә уңайлыклар булдыру буенча республика һәм җирле программалар тормышка ашырыла башлады.Су алу җайланмаларын урнаштыру, җирне бораулап коелар булдыру һәм чүп-чар җыю урыннарына контейнерлар кую өчен барлыгы 151 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Хәзер шушы сумманы үзләштерү бара. Ләкин әле бакчаларга юлларсалу мәсьәләсе ачык кала. Моның өчен күбрәк акча кирәк.

Күп еллар сусыз интеккән бакчачылык ширкатләрендә бораулап җир асты суларын суырту үзе зур шатлык. Тиздән «Ягодка», «Дубравушка», «Весна-1», «Ромашка-1» , «Юлдыз», «Чулпан», «Автозаводский» бакчаларында су җыйгычлар куелачак һәм даими артизиан суы белән тәмин итү булачак.

Быел шулай ук электр кертелмәгән бакчачылык ширкатләренә дә тимерчыбыклар сузып аларны электр энергиясе белән тәмин итәчәкләр. Кыскасы, кайбер бакчачылык ширкатләрендә кышын да яшәргә мөмкинлекләр тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев