Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бакчачылар өчен талоннар бирә башлыйлар

16 апрельдән бакчага баручы автобуслар өчен бушлай билетлар тапшыра башлыйлар. Аны район администрациясеннән льготага ия булган гражданнар ала ала.

Бакчага автобуслары 1 майдан йөри башлаячак . Алар 5 ай дәвамында ягъни 1 нче октябрьга кадәр эшчәнлекләрен дәвам итәчәкләр дип хәбәр итә транспорт һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Руслан Ибраһимов. Узган елдагы кебек үк, бер кешегә аена 6 талон тапшырыла.
Шунысын да искәртеп китергә кирәк, маршрут, аның йөри вакыты, ташламалардан файдаланучылар исемлеге һәм талоннар саны үз көчендә калган. Бары тик бер генә яңалык кертелгән, ул да булса, автобуска утыргач, һәркеше үз талонын билетларга алыштырырга тиеш була.
Руслан Ибраһимов сүзләренә караганда, автобуслар белән тәэмин итүче оешма 20 апрельдә аукцион ярдәмендә ачыкланачак һәм 1 майга кадәр алар белән килешү төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер