Шəhри Чаллы

Балалар сәламәтлеге туклануга бәйле

Чал­лы­да ба­ла­лар­ны тук­лан­ды­ру бе­лән "Мәк­тәп тук­ла­нуы" җа­вап­лы­лы­гы чик­лән­гән җәм­гы­ять шө­гыль­лә­нә. Бү­ген­ге көн­дә мәк­тәп­кә­чә бе­лем һәм тәр­бия би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­ре ту­лы­сын­ча, ә мәк­тәп­ләр­нең 62се би­ре­дә әзер­лән­гән азык-тө­лек бе­лән тә­э­мин ите­лә. 10 уч­реж­де­ни­е­дә ба­ла­лар­ны үз­лә­рен­дә җи­теш­те­рел­гән кай­нар ри­зык бе­лән тук­лан­ды­ра­лар.

Шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ра­мил Хә­ли­мов әй­тү­ен­чә, мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­лә­ре өчен ме­ню 10 көн­гә әзер­лә­нә һәм Рос­пот­реб­над­зор бел­геч­лә­ре та­ра­фын­нан рас­ла­на. Фе­де­раль ка­нун­нар­ны боз­мас өчен ин­же­нер-тех­но­лог­лар прог­рам­мист­лар бе­лән бер­лек­тә мах­сус прог­рам­ма эш­лә­гән­нәр, ул ме­ню тө­зе­гән­дә азык-тө­лек­нең бар­лык күр­сәт­кеч­лә­рен ав­то­мат рә­веш­тә исәп­ләп чы­га­ра.

Шу­ны­сы игъ­ти­бар­га ла­ек, "Мәк­тәп тук­ла­нуы"ын­да да­и­ми рә­веш­тә азык-тө­лек­не яңар­тып, төр­лән­де­реп то­ра­лар. Соң­гы 3 ел­да бар­лык ба­лык, ит, эрем­чек, яшел­чә­ләр­дән эш­лән­гән ри­зык­лар­ның ас­сор­ти­мен­ты ки­ңәй­тел­гән. Шу­лай ук яшел­чә­ләр дә төр­лән­де­рел­гән һәм кү­бәй­гән. Хә­зер ба­ла­лар­га ал­ма һәм әф­ли­сун­нан тыш, ба­нан һәм ман­да­рин да би­ре­лә. Ма­лай­лар һәм кыз­лар чия, ка­ра кар­лы­ган, клюк­ва, гөл­җи­меш­тән кай­на­тыл­ган ком­пот­лар­ны һәм ба­лык­тан әзер­лән­гән фри­ка­дель­ки, теф­те­ли, кәт­лит ке­бек ри­зык­лар­ны да яра­та­лар икән.

Ком­би­нат­та­гы яңа җи­һаз фар­штан 30дан ар­тык төр­дә­ге кәт­лит әзер­ләр­гә мөм­кин­лек би­рә. Йод җит­мәү­гә про­фи­лак­ти­ка мак­са­тын­нан, шә­һәр мәк­тәп­лә­ре­нә сос­та­вын­да йод бул­ган "Ря­би­нуш­ка" ипие, йод­лы тоз, йод­лы сөт тә җи­бә­ре­лә. Шу­лай ук мәк­тәп аш­ха­нә­лә­ре кол­лек­тив­ла­ры бе­лән бер­лек­тә ку­ли­на­рия ос­та­лы­гы мәк­тәп­лә­ре, тех­но­ло­гик кон­френ­ци­я­ләр һәм баш­ка ча­ра­лар үт­кә­ре­лә.

Ра­мил Хә­ли­мов әй­тү­ен­чә, бу эш­ләр ба­ры­сы да мәк­тәп уку­чы­ла­ры­ның 94%ын - бер кат, ә 37%ын ике кат тук­ла­ну бе­лән тә­э­мин итәр­гә мөм­кин­лек би­рә. Бү­ген­ге көн­дә тук­лык­лы ир­тән­ге аш 52,30 - 58,30 сум, ә ике кат тук­ла­ну 80,30 - 86,30 сум тәш­кил итә.

Со­ци­аль як­лау прог­рам­ма­сы бу­ен­ча уку елы дә­ва­мын­да ба­ла­лар­ны аша­ту бә­я­се 6 сум 80 ти­ен­гә ар­за­ная. Мон­нан тыш, күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­дә тәр­би­я­лә­нү­че­ләр­гә яр­дәм дә оеш­ты­рыл­ган: 150 га­и­лә­дән 355 ба­ла буш­лай аша­ты­ла. Бу мак­сат­лар өчен шә­һәр бюд­же­тын­нан 3 598 848 сум ак­ча бү­леп би­рел­гән.

"Ба­ла­лар­ны сә­ла­мәт­ле­ге ту­ры­дан-ту­ры алар­ның тук­ла­ну­ы­на бәй­ле. Мо­ны ае­ру­ча ак­тив үсеш чо­рын­да ис­тә то­тар­га ки­рәк. Ба­ла­лар­га яңа ди­е­та тү­гел, ә алар­ның нәр­сә һәм ни­чек тук­ла­ну­ы­на яңа мө­нә­сә­бәт ки­рәк",- ди­де Ра­мил Мәр­вән улы.

Шө­кер, соң­гы ва­кыт­лар­да ба­ла­лар тук­ла­ну­ы­на ата-ана­лар­ның да мө­нә­сә­бә­те үз­гәр­де.

Сә­рия Мак­су­то­ва, сәү­дә хез­мәт­кә­ре:

Мин ба­ла­лар­га мәк­тәп­тә ашар­га ку­шам. Чөн­ки ан­да тук­лык­лы һәм ба­ла ор­га­низ­мы өчен фай­да­лы ри­зык­лар би­рә­ләр. Сер тү­гел, өй­дә ри­зык­ны гел төр­лән­де­реп бул­мый. Ә мәк­тәп­тә ри­зык­лар­ны нор­ма­лар­га ту­ры ки­те­реп әзер­ли­ләр.

Ил­наз Фа­тый­хов, укы­ту­чы:

Ми­не әти-әни кеч­ке­нә­дән мәк­тәп­тә бот­ка, кай­нар аш­лар ашар­га өй­рәт­те. Чөн­ки өй­дә­ге тәм­ле ри­зык­лар кай­чак­та аш­ка­зы­ны­на зы­ян са­ла. Без дә ба­ла­лар­ны шу­лай тәр­би­я­ли­без. Кө­не мәк­тәп­тә уз­ган ба­ла­ның тук­ла­нуы сы­фат­лы бу­лыр­га ти­еш. Ал­ла­га шө­кер, ба­ла­лар­ның тук­ла­ну­ы­на ак­ча кыз­ган­мый­быз.

Әле­ге те­ма­га шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев та үзе­нең фи­ке­рен бел­дер­де. "Ата-ана­лар ко­ми­те­ты әле­ге хәл­не да­и­ми кон­троль­дә тот­сын иде. Без­нең ба­ла­лар­га азык пе­ше­рү­че­ләр ад­ре­сы­на на­чар сүз­ләр әй­тү­че­ләр­гә ыша­ныр­га яра­мый. Чал­лы­да­гы мәк­тәп тук­ла­нуы ком­би­на­ты иле­без­дә иң ях­шы­лар­ның бер­се. Ан­да за­ман­ча җи­һаз­лар­ны кул­ла­нып үз эше­нең ос­та­ла­ры ба­ла­лар­га тук­лык­лы, тәм­ле ри­зык­лар әзер­ли­ләр", - ди­де ул.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: