Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Банк карталары –мошенниклар “контролендә”

Сүз дә юк, банк карталарының уңайлылыгына ияләштек. Хезмәт хакын, пенсияне дә инде күптән озын чиратларда басып тормыйча гына банкоматлар аша алабыз. Кибетләрдә дә акча янчыгыннан тиеннәр санап азапланасы юк. Ләкин акча әйләнешендәге уңайлы технологияләрне безнең белән беррәттән, ә кайчагында бездән дә остарак итеп мошенниклар "үзләштерә" икән бит. Соңгы вакытта клиентларның...

Сүз дә юк, банк карталарының уңайлылыгына ияләштек. Хезмәт хакын, пенсияне дә инде күптән озын чиратларда басып тормыйча гына банкоматлар аша алабыз. Кибетләрдә дә акча янчыгыннан тиеннәр санап азапланасы юк. Ләкин акча әйләнешендәге уңайлы технологияләрне безнең белән беррәттән, ә кайчагында бездән дә остарак итеп мошенниклар "үзләштерә" икән бит. Соңгы вакытта клиентларның счетларыннан акча урлау очраклары аеруча ешайды. Агымдагы ел башыннан гына зыян күргән шәһәрдәшләрдән 18 гариза алынды, дип искәртә хокук саклау органнары хезмәткәрләре.

Бу нисбәттән, банк карталарыннан акча урлауның аеруча еш кулланыла торган өч ысулы турында халыкка бәян кылыйк. Бик күп урлау очракларында мошенниклар "мобиль банк" операциясеннән (2015 елда - 278) файдаланган. Иң аянычы, карточкаларыннан акчалары "шуганын" сизми дә калганнар, чөнки күпләренә SMS-хәбәр килмәгән.

Мошенникларга урлау өчен тагын бер кулай ысул - вируслы программалар куллану. Клиентның персональ мәгълүматлары, кагыйдә буларак, мобиль кушымталар аша урлана. Шулай ук белгечләр кабатлап кисәтә: искәрмәле (со ссылкой) SMS һәм MMS-хәбәрләр килгәндә, ачыклау максатында, искәрмәгә керә күрмәгез! Шундый ысул белән мошенниклар теге яки бу банкның, яисә интернет-кибетнең рәсми сайтын вируслы сайтка тулысынча "күчерә". Бернинди шиге дә булмаган клиент үзенең мәгълүматларын җыя башлауга, вирус аларны тиз арада мошенникларның серверына күчерә.

Шулай ук гражданнарның игътибарсызлыгын да мошенниклар үз файдасына куллана. Әйтик, онлайн-банк клиентларына банкомат яки SMS-хәбәр аша бер тапкыр гына кулланыла торган пароль бирелә. Әлеге пароль кулланучының "шәхси кабинеты"на керү өчен кирәк. Банкоматтан файдаланганда, клиент берьюлы 20 санлы пароль язылган чекны кулына ала. Ә инде операция төгәлләнүгә, кайберәүләр әлеге чекны банкомат янындагы чүп чиләгенә ташлый. Игътибар: чекны һәрвакыт үзегез белән алыгыз! Чөнки әлеге парольләр мошенниклар кулына эләккән очракта, картадагы акчаларыгыздан "колак кагу"ыгыз бар. Нәкъ шушы ысул белән Түбән Кама шулеры төрле клиентларның 80 меңгә якын акчасын үз кесәсенә "шудырган".

Гомумән, банк карталарын мошенниклардан саклау өчен, хокук саклаучылар "мобиль банк" хезмәтеннән бөтенләй баш тартырга киңәш итә. Шулай ук таныш булмаган сайтларга керүдән, шикле искәрмәләргә күчүдән тыелырга кирәк. Әлеге хезмәтләрнең максатын тирәнтен аңлап җиткермәгән гражданнарга, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә аеруча игътибарлы булу зыян итмәс.

Иң мөһиме, телефоннарыгызга лицензияләнгән программалар гына куегыз. Үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны (пароль, карта номеры, пин-код) чит кешеләргә хәбәр итмәгез. Ә инде көтелмәгән ситуацияләргә юлыкканда, үзегез белән һәрвакыт банкның телефон номерын йөртегез, дип киңәш итә кәрәзле телефон элемтәсе белгечләре.

P.S. Замана арбасыннан төшеп калмыйк тагын дип, күпләребез бүген югары технологияләр белән җиһазланган "шәпле" телефоннардан, айфон, айпадлардан файдалана. Ләкин бер генә тапкыр игътибарсызлык күрсәтү аркасында, дистәләгән меңнәреннән колак каккан шәһәрдәшләребез мисалында, саклык беркайчан да зыян итми, янәшәбездә - мошенниклар, дип искәртәсе генә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев