Шəhри Чаллы

БАШКАРМА КОМИТЕТТА ҖИТДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТЕЛӘ

19 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәр советының чираттан тыш сессиясе булды. Депутатлар тикшерүенә 4 мәсьәлә тәкъдим ителде. Халык ышанычлылары физик затлар милегенә салым ставкасын расладылар. Җир салымына төзәтмәләр өчен тавыш бирделәр. Ләкин иң нык кызыксыну уятканы соңгысы, ягъни башкарма комитет структураларын раслауга кагылышлы мәсьәлә булды. Наил Мәһдиев искәртеп узганча, әлеге үзгәрешләр...

19 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәр советының чираттан тыш сессиясе булды. Депутатлар тикшерүенә 4 мәсьәлә тәкъдим ителде. Халык ышанычлылары физик затлар милегенә салым ставкасын расладылар. Җир салымына төзәтмәләр өчен тавыш бирделәр. Ләкин иң нык кызыксыну уятканы соңгысы, ягъни башкарма комитет структураларын раслауга кагылышлы мәсьәлә булды. Наил Мәһдиев искәртеп узганча, әлеге үзгәрешләр башкарма комитет җитәкчесе урынбасарларының статусын күтәрәчәк. Ягъни алга таба төп эшчәнлекләрен идарә башлыгы вазифасы белән тәңгәлләштереп алып барырга туры килмәячәк. Яңа структура белән бәйле рәвештә яңа билгеләнүләр дә көтелә. Башкарма комитет җитәкчесе идарә итү структурасын яңартуны озакка сузмыйча, яңа елга кадәр хәл итәргә тәкъдим итте.

Сессиянең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Чаллы финанс идарәсе тәкъдим иткән салым ставкасын депутатлар бертавыштан раслады. Шулай итеп, 2015 елдан физик затларның милегенә салым ставкасы түбәндәгечә булачак: гаражлар һәм машина кую урыннары, хуҗалык каралты-куралары, бакча участогында төзелгән корылмалар өчен - 0,1 процент, фатирлар һәм бүлмәләргә - 0,2 процент, төзелеп бетмәгән торак йортлар, башка объектлар, составларында бер генә булса да торак бина булган бердәй күчемсез милек комплекслары өчен - 0,3 процент. Иң югары 2 процентлы ставка физик затларның хосусый милегендә булган административ-эшлекле һәм сәүдә үзәкләренә (комплекслар), әлеге биналарда урнашкан офислар, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш объектларына карата кулланылачак. Әлеге ставка шулай ук кадастр бәясе 300 млн сумнан арткан объектлар өчен дә тәкъдим ителә. 0,5 процентлы ставка исә салым салына торган башка объектларга карата билгеләнә.

Шәһәр депутатлары шулай ук җир салымына үзгәрешләрне дә расладылар. Башкарма комитет рәисе урынбасары Әлфинур Галиәкбәрова әйтүенчә, әлеге үзгәрешләр бары тик юридик затларга гына кагылачак. Бу очракта салым ставкасы 1,1 процент дәрәҗәсендә билгеләнә.

Бу нисбәттән, башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев федераль закон нигезендә предприятиеләргә салына торган җир салымы ставкасының шәһәр хуҗалыгы өчен әһәмиятен ассызыклады:

- Кайчагында җирле властьның предприятиеләргә бернинди йогынтысы юк, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мин бу фикер белән һич кенә дә килешмим. Предприятиеләр һәм оешмалар өчен җир салымын кабул итеп, без турыдан-туры аларның финанс халәтен билгелибез бит. Әйтик, бүген без җир салымының ставкасын 1,1% белән кабул иттек. Бу - республика шәһәрләре арасында иң түбән коэффициент. Гомумән, Яр Чаллының үз товар җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтүе бүген инде күркәм традициягә әйләнеп бара. Безнең исәпләүләр буенча, әлеге ставка максималь дәрәҗәгә җитсә - ә безнең аны 1,3-1,5 коэффициентына кадәр күтәрергә хокукыбыз бар - бу бизнеска бик зур басым булачак иде. Ә без, киресенчә, үз җирлегебездә эшләүче предприятиеләргә, иң беренче чиратта, КАМАЗ һәм катыргы-кәгазь комбинатына яхшы гына ташламалар ясадык. Шуңа күрә муниципалитет бизнеска ничек итеп ярдәм итә дигән сорауга: "Менә шулай итеп", дип күкрәк кагып җавап бирә алабыз", - диде ул.

Сессиядә даими комиссияләрнең яңа әгъзалары да расланды. Шәһәр советыннан киткән Васил Шәйхразиев һәм Владимир Бестолков урыннарын Әсхәт Галиев һәм Хәмәт Могыйнов алды. Аларга мандатлар тапшырылды. Яңа билгеләнгән депутатларның икесе дә регламент, хокук тәртибе, закончалык һәм җирле үзидарә комиссиясе составында эшләргә теләк белдерделәр. Әлеге карар бертавыштан кабул ителде.

Яңа структурага килгәндә, ул 4 блоктан торачак. Беренче блокка башкарма комитет җитәкчесе һәм аның 5 урынбасары (беренче урынбасар, финанслар, икътисад, шәһәр төзелеше, социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчеләр), аппарат җитәкчесе, аның урынбасары, район башлыклары, идарәләр һәм бүлекләр башлыклары, секторлар мөдирләре, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары керә. Икенче блокны башкарма комитетның тармаклар идарәләре тәшкил итә. Өченче блокка территориаль органнар - районнар хакимиятләре, дүртенчесенә - хакимият каршындагы башкарма органар, шул исәптән, ЗАГС, административ техник инспекция, өлешләп түләү өлкәсендә дәүләт контроле, опека һәм попечительлек бүлекләре керәчәк. Шулай ук билгеле бер блокның эшчәнлеген көчәйтү дә планлаштырыла. Башкарма комитет җитәкчесе әйтүенчә, бу, иң беренче чиратта, торак-коммуналь хуҗалыгына кагылачак.

Сессия җанлы әңгәмә, депутатларның кыю фикерләре, эшлекле тәкъдимнәре мохитендә барды. Чираттан тыш сессия эшендә катнашкан 26 депутатның 24е башкарма комитет структурасына үзгәрешләр кертүне бертавыштан хуплады. Шунысын да әйтергә кирәк, 18 депутат составындагы камазлылар әлеге утырышта бөтенләй катнашмады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: