Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер-берегезнең кадерен белегез

8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Әлеге уңайдан Чаллыда төрле чаралар үткәрелә. Көндезге сәгать өчтә "КАМАЗ" мәдәният сарае янында бәйрәм тамашасы үткәрелә. Кичке алтыда исә эстафетаны "Энтузиастлар" бульвары кабул итеп ала. Биредә чаллылыларны төрле уен-бәйгеләр, концерт номерлары көтә. Бәйрәм бәйрәм белән. Иң мөһиме гаиләдә дә һәрчак күңел күтәренкелеге...

8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Әлеге уңайдан Чаллыда төрле чаралар үткәрелә. Көндезге сәгать өчтә "КАМАЗ" мәдәният сарае янында бәйрәм тамашасы үткәрелә. Кичке алтыда исә эстафетаны "Энтузиастлар" бульвары кабул итеп ала. Биредә чаллылыларны төрле уен-бәйгеләр, концерт номерлары көтә. Бәйрәм бәйрәм белән. Иң мөһиме гаиләдә дә һәрчак күңел күтәренкелеге булсын!

Гаилә учагы җылы һәм уңайлы булсын өчен бик күп тырышырга кирәк. Ир-ат үз бурычларын, хатын-кыз үз вазифаларын үтәргә тиеш. Психологлар раславынча, гаилә бәхетенең 80 проценты хатын-кыздан тора. Һәм алар Гаилә бәхетен арттыру өчен ун киңәш тәкъдим итә.

1.Бер-берегезгә әзрәк ачуланыгыз, күбрәк елмаегыз.

2.Үзегезне ир кеше белән бертиң куймагыз.

3.Хатын ишек төбенә аяк сөртү өчен җәелгән җәймә түгел, шуны исегездән чыгармагыз.

4.Каенанага хөрмәт күрсәткән хатын ире һәм балалары тарафыннан сөекле булачак.

5.Хатынның әнисе телдә әби булып та күңелдә әни булса, гаиләдә тигезлек була.

6.Күңелгә хуш килгән хатыннар белән чагыштырганда, сөелгән бер хатын сөенечне гаиләсенә мең тапкыр артыграк бүләк итә.

7.Хатынны гади генә бүләк белән дә бәхетле итәргә мөмкин.

8.Матур сүз алтын-көмештән кадерлерәк. Шуңа күрә матур сүзгә саран булмагыз.

9.Сыйфатлы эшләнгән эшләр, кем тарафыннан эшләнсә дә, бәяләнгәндә сөенечне арттыра.

10.Вак-төяк кимчелекне яхшы сыйфатлар дәрьясына батырып юк итегез. Бер-берегезнең кимчелегенә карата сукыр булыгыз.

Дин белгечләре фикеренчә дә, тормыш итәр өчен ирне сайлау - бик әһәмиятлерәк гамәл. Пәйгамбәребез с.г.в.дә "Нинди ирең - шундый синең җәннәтең", - дип әйтеп калдырган.

Кияүгә чыгарга ниятләгән кызның гаиләсендә яхшы тормыш иптәше насыйп булсын дип Ходайдан ярдәм сорап дога белән ялваралар. Ул дога күпләргә таныш һәм болай яңгырый:

Раббана әтинә фиддунья хәсәнәтәү вә фил ахирати хәсәнәтәү вә кыйннә газәбәннәр.

Хатын-кызлар бу доганы ешрак укысалар яхшы булыр иде, чөнки дөньядагы бәхетләре - ирләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев