Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безнекеләр “Ефәк юл” ның чираттагы этабында тагын җиңде

"КАМАЗ-мастер" командасы "Ефәк юл" узышында көтелмәгән юнәлеш алды. Йөк машиналары категориясендә 10нчы этаптан соң иң яхшы вакыт Эдуард Николаевта. Узыш барышында Чаллы пилоты икенче урында иде, әмма финишка якынрак камазчыларның төп көндәшен - чех Мартин Коломыны узып китте һәм финишка 1 минут 29 секундка алдарак барып җитте. Мартин Коломы, үз...

"КАМАЗ-мастер" командасы "Ефәк юл" узышында көтелмәгән юнәлеш алды. Йөк машиналары категориясендә 10нчы этаптан соң иң яхшы вакыт Эдуард Николаевта. Узыш барышында Чаллы пилоты икенче урында иде, әмма финишка якынрак камазчыларның төп көндәшен - чех Мартин Коломыны узып китте һәм финишка 1 минут 29 секундка алдарак барып җитте. Мартин Коломы, үз чиратында, икенче вакытны күрсәтте. Сәбәбе - финишка 15 километр калганда көпчәге тишелеп, хәрәкәтне өч көпчәктә генә дәвам итте. Хәзер генераль классификациядә Эдуард Николаевның вакыты Айрат Мәрдиевтан 82 секундка калышып бара.

Өченче урынны йөк машиналары зачетында Дмитрий Сотников яулады, аның артыннан Антон Шибалов, бишенче урында - Айрат Мәрдиев, ул узыш лидерынан 5 минут 47 секундка калышты.

"Гомумән, бүгенге этап белән без канәгать. Бик кызыклы. Күбрәк юлсызлыкны көткән идек, трасса түмгәкле була дип, әйткәннәр иде. Яңа подвесканы ныклымы, түгелме икәнен тикшереп карыйсыбыз килгән иде, шуңа күрә юлсызлыкны һәм күбрәк чокырлар көткән идек. Әмма барысы да алда, дүрт көн бар әле. Барысы да булыр дип уйлыйм" - диде "КАМАЗ-мастер" командасы пилоты Эдуард Николаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев