Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген безгә - 30!

1990 елның 24 августында 30 ел элек чын мәгънәсендә халыкның үз газетасы булып танылган “Шәһри Чаллы”ның “Чулман-Идел” булып беренче саны чыккан. Милли азатлык хәрәкәте киң җәелгән чорда замана таләбе һәм милләттәшләребез теләге белән нәшер ителгән басма ул.

Шәһәр советы депутатлары бердәм тавыш биреп, “Чулман-Идел” газетасын чыгару турында карар кабул иткәннәр.

Озак та үтми, ул вакытта шәһәр җитәкчесе Юрий Петрушин, эшмәкәрләр ярдәме белән газетаның тәүге саны дөнья күргән. Мәрхүм Йосыф Җимангулов газетаның беренче мөхәррире булган. Ул вакытларда газетада Равил Вәли, Нәсимә Садыйкова, Рәсимә Бәдретдинова, Флүзә Фәррахова, Заһидә Нәбиуллина, Азат Хисмәтуллин, Наил Хөрмәтов һәм башкалар эшләгән. Үз вакытында Илгизә Лотфуллина, Наилә Хөрмәтова, Зөбәер Мифтахов, Рәзинә Насыйбуллина, Ләйсән Ханова, Резедә Гасыймова, үзләренең язмалары белән укучыларыбызны сөендерделәр. 1992 елларда коллективка язучы-журналист Рафис Могыйнов, журналист Әсхәт Маматов, Фирүзә Харрасова, операторлар Гөлчәчәк Хәмидуллина, Сиринә Гомәрова һәм мин килдек. Ул вакытларда җитәкчеләр матбугатка бик игътибарлы иделәр. Безне шәһәр хакиме Рәфгат Алтынбаев эшкә алырга фатиха биргән иде. Еллар узган саен коллектив яңарды. Өч дистә елдан соң, тарихка күз салып, бу бик кирәкле һәм вакытлы эшнең чишмә башында торган мөхәррирләргә, хәбәрчеләргә, коллективка олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Халыкның мәнфәгатен кайгырта, аның белән бергә атлап, бер сулышта булган торган өр-яңа татар басмасына нигез салганнар. Флүзә Фәррахова, Рахман Шәфигуллин баш мөхәррир булып эшләгәндә дә газетабыз үз йөзен югалтмады.

Бүгенге көндә газетабыз белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Мирһади Разов җитәкчелек итә. Без хәзер дә кыйблабызга тугры калып халкыбызга хезмәт итәбез. Һәрберебез үз урынында газетаны эчтәлекле һәм матур итеп чыгарырга тырыша. Илшат Солтанов – баш мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатиб, Эльвира Гайнетдинова белән мин укучыларыбызга төрле темаларга мәкаләләр тәкъдим итәбез. Баш хисапчы Рәмзия Фәйзуллина подписканы да, хезмәт хакын да санап, бар эшне төгәл итеп, җайлап алып бара. Гөлсәрия Хәлиуллина, Миләүшә Зәкиева белән Регина Фәтхетдинова – материалларны калыпка салып, “Шәһри Чаллы” матур булып укучыларга барып җитсен өчен тырышалар. Машина йөртүче Мөнәвир Калчурин альтернатив ысул белән язылучыларга газетаны илтеп бирә. Аллаһка шөкер, планнарыбызны үтибез. Тиражыбызны да тотрыклы итеп тотабыз. Бу эштә безгә милли җанлы, тугры дусларыбыз ярдәм итә.

Бүгенге заманда подписка ясау катлаулы һәм җаваплы эш. Элек тә җиңел булгандыр дип әйтеп булмый. Беренчеләргә – башлап йөрүчеләргә һәрвакыт авыр бу дөньяда. Аеруча татар теле, татар газетасына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү беркайчан да җиңел түгел. Тик максатлары булганнар авырлыклардан курыкмыйча алга бара. Алар башлаган эш “Шәһри Чаллы” гасырларны лаеклы үтеп, бүгенге кадәр килеп җитте. Замананың кырыс җилләренә бирешмичә, меңләгән милләттәшеннән рәхмәт сүзләре ишетеп, киләчәккә өмет белән, укучыларын сөендереп, шөкер, бүген дә яши. Утыз ел дәвамында баш мөхәррирләре, хәбәрче журналистлары алмашынып торса да, газетабыз кыйбласына тугры кала, чөнки аның янында укучылары, тугры дуслары бар. Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты, шәһәр хакимияте, Чаллы мөхтәсибәте, Чаллы ТЭЦы, трамвай идарәсе, Камкомбанк, Г.Акыш лицее, “Чаллы икмәге”, безне укучы мәгариф учреждениеләренә, Чаллының мактаулы гражданы, “Шәһри Чаллы”ны үз баласы кебек итеп якын иткән легендар Гөлзада Рзаевага, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захаровага рәхмәтебез зур. Заманында 100әр данә газета яздырган өчен Чаллының мактаулы гражданы Уел Хөсәеновка да рәхмәт. Җәмигъ мәчете төзелешендә Аллаһы Тәгалә сезгә ярдәм итсен. Милли басманы үстерүгә, саклап калуга үз өлешләрен керткән җитәкчеләрдән башкалар да үрнәк алып, милли басма, республикада икенче дәүләт теле булган татар телен үстерүгә үз өлешләрен кертеп, 30 еллык туган көнен билгеләп үтүче газетабызга һәм коллективыбызга кадерле бүләк ясасалар рәхмәтле булыр идек. Бердәм булыйк, бергә булыйк! Шул вакытта гына максатыбызга ирешербез.
Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X