Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген “КАМАЗ-Мастер”ны “Дакар”ның кырыгынчы - юбилей ярышларына озаттылар

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-Мастер" командасын "Дакар-2018" раллиена озатуда катнашты. Команда белән очрашу традиция буенча Чаллы янәшәсендәге "Тарловка" полигонында булды. Чарада шулай ук Автоград мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты. Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-Мастер" командасын "Дакар-2018" раллиена озатуда катнашты. Команда белән очрашу традиция буенча Чаллы янәшәсендәге "Тарловка" полигонында булды.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с командой "КАМАЗ – мастер". Фото: Михаил Фролов

Чарада шулай ук Автоград мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе раллига барачак йөк машиналарын сынап карады. Быел ул берьюлы ике "КамАЗ" руле артына утырды. Беренче сайлаган машинасы пилот Эдуард Николаевныкы, ул 17 литр күләмле двигательле. Икенчесе - 13 литрлы двигательле яңа автомобиль, аның пилоты Дмитрий Сотников булачак.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с командой "КАМАЗ – мастер". Фото: Михаил Фролов

Искәртеп үтик, "Дакар" раллиен оештыручылар һәр елны техник регламентны алыштыра, ә 2019 елдан раллида бары 13 литрлы двигательле автомобильләр генә катнаша ала.

"Дакар-2018" Перу башкаласы Лима шәһәрендә 6 гыйнварда старт ала, ә финиш Аргентинаның Кордоба шәһәрендә 20 гыйнварда көтелә.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с командой "КАМАЗ – мастер". Фото: Михаил Фролов

"Зур эш башкарылган, саллы хезмәтегез өчен барагызга да зур рәхмәт. Безнең бер дигән команда, бик яхшы машинfлар, пилотлар, механиклар. Җиңү өчен кирәк булганның барысы да эшләнде, әмма ярыш ярыш инде ул. Командага һәм барыбызга да уңышлар телим", - дип җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шулай ук командага 40нчы "Дакар" раллиенда уңышлар теләде. "Яртымиллионлы Автоград үзенең легендар командасы белән горурлана һәм бүген Дакар-2018"гә озата. Ярыш матур булачагына ышанам, без командага ышанабыз һәм яхшы нәтиҗәләр белән өйдә каршыларга әзерләнеп калабыз", - дип билгеләп үтте ул.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с командой "КАМАЗ – мастер". Фото: Михаил Фролов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев