Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген күп милләтле, дус-тату гаиләдә зур бәйрәм -  тантаналы шартларда ТАССРның 100 еллыгы башлана.

Шәһәребездә ТАССРның 100 еллыгына тантаналы төстә старт бирелде. Шул уңайдан балалар һәм яшьләр иҗат сараена шәһәр һәм предприятие җитәкчеләре, ТР Дәүләт, шәһәр советы депутатлары, ветераннар, җәмәгать оешмалары вәкилләре җыелган иде.

Иҗат сарае фойесында шәһәр тарихы музеенан күргәзмә дә оештырылган. Анда респблика, шәһәр тарихына кагылышлы бик күп экспонтлар куелган. Бәйрәмгә килүчеләр күргәзмәне кызыксынып карадылар.

Чара  Россия, Татарстан, Чаллы, ТАССРның 100 еллыгы әләмнәрен чыгару белән башланып китте. Аннары Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

Тантанага килүчеләрне шәһәр хакиме Наил Мәһдиев котлады. “Бүген күп милләтле, дус-тату гаиләдә зур бәйрәм -  тантаналы шартларда ТАССРның 100 еллыгы башлана. Республикада зур чара узган елның 19 декабрендә Казанда ачылган иде. Хәзер мондый тантаналар муниципаль берәмлекләрдә дәвам итә. Чаллы – үзенчәлекле язмышка ия булган шәһәр. Ул илебез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертте. Без үзебезнең тарихыбыз, КАМАЗ, буш кырда автомобиль заводы һәм матур, заманча шәһәр төзегән кешеләребез белән горурланабыз. Чаллыдагы кебек мондый тату, бердәм, максатчан кешеләр  башка бер җирдә дә юк”, - диде ул. Хакимнең бу сүзләрен залдагылар көчле алкышларга күмделәр.

Ул бөек төзелешләрне башкарган төзүчеләргә аерым рәхмәт әйтте. Аларның традицияләре елдан-ел артачак дип ышандырды.  “Бүген шәһәрдәге уңай үзгәрешләр сезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз тарафыннан башкарыла. Юллар,  яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, парклар һәм скверлар төзекләндерелә.  РФ Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия һәм Татарстан хөкүмәтләре ярдәмендә икътисад үсә, шәһәр матур, уңайлы якка үзгәрә. Без республикабызның гасырлык юбилеен яңа хезмәт казанышлары белән каршылыйбыз. Татар һәм урыс драма театрлары, ябык футбол һәм боз сарае төзибез. Тагын бер яңа мәктәп, өч балалар бакчасы төзергә планлаштырабыз. Чаллы халкына яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз”, - диде ул. 

Аннары ул шәһәр һәм республика үсешенә зур өлеш керткән шәһәрдәшләргә  “ТАССРның 100 еллыгы”на булдырылган билге тапшырды. Бу бүләкнең беренчесе белән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләкләнгән иде. Шәһәребздә бу бүләк төрле өлкәләрдә эшләгән 30 кешегә тапшырылды. Алар арасында Юрий Петрушин, Гөлзада Рзаева, София Фәйзуллина, Уел Хөсәенов, Дени Абрамашвили һәм башкалар бар иде.

Татарстаныбыз, шәһәребез киләчәктә дә “чәчәк атсын”,  халыкта бәйрәм рухы сүнмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация